Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

46 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтерүдә шикле кешеләр тоткарланган

Хәзерге вакытта алар күрсәтмә бирә.

Чаллының 14нче бистәсендә коточкыч фаҗига булды. 46 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтереп, башын, аякларын кисеп, гәүдәсен 14нче бистәдәге –  бер коллекторга, башын, аякларын – икенче коллекторга, эчке әгъзаларын шәһәр читендәге чүплеккә ташлыйлар. 

Хатынның югалуы турында махсус хәрби операциядән ялга кайткан улы хокук саклау органнарына хәбәр итә. 

Камерадагы видеоязмалар буенча мәетне дә табалар, җинаятьчеләрнең дә эзенә төшәләр. 

Әлеге җинаятьне кылуда шикле бертуганнар Ю. җинаять кылганнан соң, Россиядән чыгып китәләр. Якынча мәгълүматлар буенча хатын үзе белән якын мөнәсәбәттә булган 21 яшьлек Ю.га 450 мең сум акча биреп тора. Егет аны ел ахырына кадәр кайтару шарты белән ала. 22 декабрьдә Үзбәкстаннан абыйсы белән Чаллыга килеп коточкыч җинаять кыла.

 «Челны биз» хатынны вәхшиләрчә үтерүдә шикле кешеләрне Үзбәкстанның полиция бүлегенә китерүләрен хәбәр итте. Алар Сохск районы полиция бүлегендә күрсәтмә бирәләр, ди. 

Моңа кадәр шәһәр суды читтән торып ике ирне тоткарлаган иде. Алар халыкара эзләүгә игълан ителде.  «Вәхшиләрчә кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.Тикшерү эшләре барышын РФ Тикшерү комитеты рәисе  А.Бастрыкин үзенең контроленә алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять иминлек сак фаҗига үлем-китем