49 комплекста яшәүчеләр: «Урамда итек-гәлүшләрсез йөреп булмый»
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелүче йорт яннарында ремонт нигә озакка сузыла?
Чаллыда «Безнең ишегалды» республикакүләм программасы кысаларында 71 йорт яны төзекләндерелә. 49 комплекста барлыгы 13 йорт ишегалды үзгәртеп ясала. Эшләр барышы белән кызыксынып, урынга чыктык. ТОС рәисе, йортта яшәүчеләр, төзүчеләр белән аралаштык. 49/03 һәм 49/08 йортлары янында берничә эшче юлларны бетонлау өчен әзерләп йөри иде.
"49/11 һәм 49/15 йортлары ишегалларында эскәмияләр, чүп савытлары һәм балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар урнаштырылды. Элек кәҗә сукмакларыннан йөри идек, хәзер киң тротуарлар ясала. Машина кую урыннары киңәйтелде, подъезд яннары тәртипкә килде", - ди 49 комплекс ТОС рәисе Фәридә Хафизова.
Фәридә ханым төзекләндерү барышын көн саен тикшереп тора. Эшчеләрнең тәртипле булуларын билгеләп үтте. «Тәмәке тартып, озаклап ял итеп торганнарын күргәнем дә юк. Вакытында киләләр, вакытында китәләр. Кайчак ял көннәре дә чыгып эшлиләр. Бигрәк тә эш көннәрендә яңгыр яуса», - ди.
Шулай да йортта яшәүчеләр төзекләндерү эшләре озакка сузылды дип борчыла. "Бөтен җирдә юлларны, бардюрларны кубарып аттылар. Урамда итек-гәлүшләрсез йөреп булмый. Эшлисе урынны гына кузгата-кузгата барып булмый иде микән?" - диләр.
"Яңгырлар яуды. Мондый шартларда эшләп булмый, әлбәттә. Узган атнадагы явым-төшемнәр кайбер урыннарда җәелгән комны агызды. Киредән эшлисе. Якынча бер-ике атнага соңарабыз", - ди эшчеләр.
Сер түгел, шәһәрдә бетонга кытлык та күзәтелә. Бу проблема шәһәр җитәкчелеге күзәтчелеге астында. Мэр Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» программасын башкаруда кыенлыклар булырга тиеш түгел, дип белдерде. Республика министрлыкларына мөрәҗәгать итәргә боерды.
«Әкренләп бетон салабыз. Проблема хәл ителә», - ди«Камавтодор» подряд оешмасы белгече Рәсим Алиев.
Фәридә Хафизова яңгыр коеларының аз булуын да билгеләп үтте.
"Аларны ясамыйча 49/03 йорты янында ремонт дәвам ителергә тиеш түгел дип саныйм. Яңгыр суы астан бөтен комны юып торачак", - ди ТОС рәисе.
34нче мәктәп белән 120нче балалар бакчасы арасындагы сукмак та ремонт таләп итә. Әмма тар булу сәбәпле, аны ясау мөмкин түгел, ди ремонтчылар.
«Безнең аны яхшыртасы килә. Чөнки бу юл аша әниләр кечкенә балаларын җитәкләп бакчага алып киләләр, мәктәп укучылары йөри", – ди Фәридә Хафизова.
Йортта яшәүчеләрдән тәнкыйть тә, тәкъдимнәр дә яңгырап тора. Әмма, тулаем алганда, алар ишегалларының күзгә күренеп үзгәрүенә бик шат. 49 комплекстагы йортлар 70 еллар ахырында төзелгән. Шул вакыттан бирле юллар, балалар мәйданчыклары ремонт күрмәгән.
Искәртергә кирәк, ремонт барган ишегалларында бер генә дә төзелеш калдыклары аунап ятмый. Нәтиҗәләр дә сөендерер. Фәридә ханым көз көне эшчеләрне җыеп пылау белән сыйларга исәпли.
Фәридә ханымның әти-әнисе Чаллы төзелешәнә килгән яшь гаиләләрнең берсе булган. Ул үзенең, 9 яшьлек кызчыкның, өеннан су алып әлеге 49 комплекстагы кечкенә агачларга су сибеп йөргәнен хәтерли.
"Карап йөрим дә, шул чаклар искә төшә. Икенче зур төзелеш дип атар идем мин бу программаны. Бөтен җир яңара, уңайлыклар арта. Тиздән яшелләндерү эшләре башланыр. Балачактагы кебек агачларга сулар сибәрбез..." – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев