Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артисты Алсу Хәбетдинованың хыялы тормышка ашты

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында ике шатлыклы вакыйга булды.

Театр классик язучы Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган "Ак калфак" драмасының премьерасын тәкъдим итте. Режиссер Олег Кинҗәгулов спектакльне заманча алымнар кулланып эшләгән.

Композитор Гөлназ Закирова тарафыннан эшләнгән музыкаль бизәлеш тә спектакльгә туры килә. Элеккеге "Сөмбел", "Хәмдия" җырлары искиткеч. Татар аһәңнәре белән сугарылган.

Артистлар да үз рольләрен уңышлы уйнадылар. Шәхсән үземә көтүче Бакый ролендәге Руслан Әюпов аеруча ошады. Ул ролен тулысынча  ачты. Русланның моңлы итеп җырлавын да тамашачылар яратты. 

Рафик Каюмов, Рәзил Фәхретдинов һәм башка артистлар да үз рольләрен яратып уйнадылар.

Усал хатын Җиһанны уйнаган Алсу Хәбетдинова бүген аеруча бәхетле иде. Чөнки "Ак калфак" аның 50 яшьлек юбилеена багышланды. Җиһан исә Алсуның Чаллы татар дәүләт драма театрындагы 50нче роле. 

Юбилярны ТР Г.Камал театры коллективы, республиканың театр әһелләре берлеге, шәһәр хакимияте һәм мәдәният идарәсе исеменнән Олег Кинҗәгулов котлап, рәхмәт хатлары тапшырды. "Безгә бергә киләчәктә дә тамашачыларны яңа рольләр белән сөендереп яшәргә булсын", - диде ул. Олег Мадьярович актрисага  акчалата бүләк тапшырды.

Кариев театрыннан Алсуның курсташлары Илфат һәм Энҗе Камалиевлар да шундый ук бүләк алып килгәннәр. 

Алсу белән театр училищесыннан алып бүгенге көнгә кадәр бергә булган ТРның атказанган артистлары Миләүшә Имамова белән Чулпан Әскәрова да изге теләкләрен җиткерделәр. "Чаллы безне колач җәеп каршы алды. Без биредә яраткан эшебезне, яраткан тамашачырабызны, тиң ярларыбызны таптык, гаиләле, фатирлы, балалы булып бәхетле гомер кичерәбез", - диде ул. 

Алсу Хәбетдинованың тагын бер хыялы тормышка ашты. Ул беренче  укытучысы Гатифә апасына: "Мин артист булгач сезгә иң яхшы урынга утыртып, спектакль күрсәтәм", - дигән булган. Гатифә апа Кукмара районыннан килеп, укучысының уңышларына сөенеп утырды. Аңа изге теләкләрен җиткерде.

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова театрга, тамашачыларга рәхмәт әйтте. "60, 70  яшьлек юбилейларны да үткәрергә, спектакльләрдә уйнарга язсын", - диде. 

Алсу Хәбетдинова - уңган, тырыш артист, күпкырлы талант иясе. Ул татар җырчыларына клип өчен сценарийлар яза. Театрдагы һәр ролен яратып эшли.

Алсу бәхетле хатын да. Ире Рәис белән күркәм гаиләсендә кыз һәм малай үстерделәр. Алар матур тормышлары белән дусларын, туганнарын сөендереп яшиләр. Киләчәктә дә Алсу Хәбетдинова иҗатта да, шәхси тормышында да бәхетле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният юбилей Мирхәйдәр Фәйзи Сара Садыйкова Гөлназ Закирова Олег Кинҗәгулов