Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

57нче гимназия «Притяжение»дәге яңа мәктәпкә күчә

Кабул итү 26 майда башлана.

Бу хакта хакимияттә узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

57нче гимназиядә  «Притяжения» торак комплексында яшәүчеләрнең балалары укый ала. Яңа учреждение 1-9 сыйныфларга укучылар кабул итә. .Гаризаларны  гимназиянең хәзерге бинасында 205нче бүлмәсендә тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон 58-55-69.

Учреждениенең директоры булып Елена Федоренко кала. 

Елена Федоренко әйтүенчә, гимназиядә укучыларның 600дән артык әти-әнисе яңа урынга күчәргә риза. Әлеге бер хатын гына баласын яңа мәктәпкә күчерергә ризалашмаган.

34нче бистәдәге яңа төзелә торган мәктәптә  яңа уку елында 34нче бистә,  35/6/3, 35/07,  36/1, 36/2/1, 36/2/2, 36/4/2, 36/4/1, 36/3/1 йортларында, Чаллыяр торак комплексында яшәүче малайлар һәм кызлар белем алачак. Бирегә 1-7 сыйныфларга укучылар кабул ителә. 

Гаризалар 42нче мәктәптә кабул ителә.

Барлык сораулар белән 54-03-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф бала ана капиталы