Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

63/16 йорты куллануга тапшырылды. Аны күпме көттеләр?

Бүген Чаллыда социаль ипотека буенча 6 подъездлы 216 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. 63/16да фатир ачкычларын медицина өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар, 30дан артык яшь гаилә алды.

Лилия һәм Руслан Петровлар – педагоглар. Лилия 78нче пролицейда инглиз теле, Руслан – 23нче мәктәптә физкультура укыта. 8 һәм 14 яшьлек ике балалары бар. 
– 2015 елда чиратка баскан идек. Моңарчы, 14 ел иремнең әти-әнисе белән өч бүлмәле фатирда тордык. Бүген безнең өчен иң бәхетле көн, – ди Лилия Петрова.
Олеся белән Евгений Черемных өчен дә бүгенге көн хәтерләрендә калачак. Алар да өч бүлмәле фатир хуҗалары булды. 
– Без яшь гаилә программасы буенча алдык. Шундый тиз һәм җайлы булыр дип күз алдына да китермәгән идек. Узган елның май аенда документлар биреп, бүген ачкыч алдык. Шатлыгымнан елыйсым килә, – ди Олеся.
Черемных гаиләсе моңа кадәр торган бер бүлмәле фатирын да сатмаска булган. 
– Ике балабыз үсә, киләчәктә аларга булыр. Безгә ипотеканы 7% белән 17 елга бирделәр. Бу бик отышлы. Бүгенге көндә айлык түләү 15 мең сум, – ди Олеся.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальная ипотека