Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 градус суык,кар - иртәгә һава торышы

Республика юлларының кайбер урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм 7 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 10 ноябрьдә, төнлә һава температурасы 0 -5 градуска кадәр, көндез +2 -2 градуска кадәр булачак. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә температура фоны тагын да түбәнәя: төнлә термометр баганасы 7 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез һава температурасы 0 градустан да артмас дип көтелә.

Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Алдагы көннәрдә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Алдан фаразланганча, аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән бераз кар явачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев