Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 айлык сабыйны кыйнап буламы?..

Стәрлетамак шәһәре суды 8 айлык сабыйны җәберләгән няняга карата хөкем карары чыгарган.

Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2017 елның августында Стәрлетамакта яшәүче гаилә социаль челтәрләр аша бала караучы яллаган була.44 яшьлек хатынга 8 айлык сабыйны ышанып тапшыралар. Узган елның декабрендә, баласының колак артында күгәргән урын күргән әни кеше фатирына видеокамера куйдыра.Бала караучының берничә тапкыр сабыйга сугуын, аның саен кычкырып елаган баланың битенә мендәр каплавын, башына, арт санына бәргәләвен видео көнозыны яздырып бара. Коточкыч хәлне күргән әни кеше шундук полиция хезмәткәрләрен чакыра. Сабыйны тукмаган хатынны суд шартлы рәвештә 3 ел да 6 айга иркеннән мәхрүм итә. Шулай ук аңа бала сәламәтлегенә зыян салган өчен 50 мең сум һәм суд чыгымнары өчен 15 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/13982-balany-tels-kemg-kaldyrsa.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев