Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

98 гаиләгә – ана капиталы

Гаилә көне кысаларында "Энергетик" мәдәният сараенда бик матур очрашу булды. Тантаналы шартларда 98 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Икешәр бала җитәкләп, өченчесен кочагына алып, сәхнәгә күтәрелгән бәхетле гаиләләрне зал көчле алкышларга күмде. Әлеге программа эшли башлаган көннән, ягъни 2007 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Чаллыда 25 мең гаилә ана капиталы сертификатына ия булды. Суммасы да акрынлап арта, бүген ул 453 026 сум тәшкил итә. Куллану юнәлешләре элеккечә: әлеге сумманы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга тотарга, ана пенсиясенең туплану өлешенә кушарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев