Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

8 июль Чаллыда ничек бәйрәм ителәчәк?

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне рус православие чиркәве гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә.

Бу көнне Чаллыда бик күп чаралар планлаштырылган.

8 июль 15.00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында “Нур” яшьләр үзәге оештырган “Гаилә бәйрәме” чарасы үткәрелә. Бәйрәм программасында: “Гаилә көне” дип исемләнгән открыткалар мастер-клавссы, рәсем конкурсы, гигант дженг һәм твистер уеннары.

Тантаналар сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләрен тапшыру тантанасы узачак. 

16.00 сәгатьтә М.Бибишев исемендәге паркта «Бәхет теләп, акчәчәк» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы оештырыла.

16.00 сәгатьтә шәһәрдәшләребезне Кереселидзе бульварында бәйрәм көтә - анда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаилә" тематик чарасы башланачак.

18.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Яктылык ярату» программасы оештырыла.

18.00 сәгатьтә Боровецкий бульварында һәм "КАМАЗ" мәдәният йорты каршындагы мәйданда концерт программасы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаралар