8488 балага - Яңа ел бүләге
Ул кемнәргә бирелә?
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә, быел шәһәрне, чыршыларны бизәүдә яңа элементлар барлыкка килде. Мәйданнарга бәйрәм символлары – яшел агач елан һәм әкият геройлары сыннары урнаштырылачак. Төп урамнардагы 1048 яктырту баганалары да бизәлде.
Балаларга Яңа ел бүләге алу өчен шәһәр бюджетыннан 9 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, бюджетта эшләүчеләрнең балалары, олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле балалар Кыш бабайдан бүләкләр алачак.
Шәһәрнең иҗат коллективлары кечкенә шәһәрдәшләребез өчен татар һәм рус телләрендә 4 тамаша әзерләде. 17-25 декабрьдә 8488 бала (уку алдынгылары, активистлар) мэр чыршысына чакырыла. Малайлар һәм кызларга «КАМАЗ» мәдәният сараенда – «Вокруг света с новогодним приветом», «Энергетик»та – «Алиса в стране новогодних чудес», Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында – «Әбугалисина», «Мастеровые»да «Буратино» спектакле күрсәтелә.
Казанда «Татнефть Арена»да махсус хәрби операциядәге хәрбиләрнең балалары өчен республикакүләм чыршы бәйрәме үткәрелә. Анда Чаллыдан 10-17 яшьлек 1200 бала катнашыр, дип көтелә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итәргә чакырды. «Уеннан уймак чыгармагыз!» – дип кисәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев