Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәм!

1945 елның 9 Мае бөек батырлык, какшамас бердәмлек символы буларак туган илебез һәм бөтен кешелек тарихына мәңгегә кереп калды. Бөек Ватан сугышы елларында үз-үзен аямыйча фронтта һәм тылда Җиңү таңын якынайткан, илебезнең азатлыгын яулаган, яшәү, эшләү, балалар үстерү хокукы өчен көрәшкән һәркем алдында башыбызны иябез.

Аяусыз сугыш миллионлаган кешенең гомерен алып китте, җиңү җиңел бирелмәде. Ачы югалту хәсрәте кичермәгән гаилә, мөгаен, юктыр да. Без Ватан өчен башларын салганнарның һәм мәңгелеккә яу кырында ятып калганнарның якты истәлеген хәтеребездә саклыйбыз. Сугыштан соң җимерелгән халык хуҗалыгын аякка бастыру да сезнең өчен җиңел булмады. Сез яңа шәһәрләр һәм авыллар салдыгыз, Чаллы каласын һәм КАМАЗ заводларын торгызуга, яңа буын чаллылылар тәрбияләүгә лаеклы өлеш керттегез.
Кадерле өлкәннәребез! Зур рәхмәт сезгә! Без сезнең алда мәңге бурычлы. Сезнең батырлык һәр чаллылы йөрәгендә саклансын һәм буыннардан буыннарга күчсен өчен без барын да эшләячәкбез. Барыгызга да сәламәтлек, имин, тыныч, матур тормыш телим

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев