9 яшькә кадәр бала игътибарсыз
Ата-аналардан сабыйлары игътибар туплый алмавы турында ишетергә туры килә. Ләкин зарланырга ашыкмаска кирәк. Кайбер бала тумыштан ук сүлпән була: әкрен хәрәкәтләнә, игътибар туплый алмый. Андыйлар югалып калучан, игътибарсыз була, әкрен эшли, мәсәләләрне озак чишә. Ләкин баланы ашыктырырга ярамый. Ашыгудан аның игътибары артмый, ә менә хаталарны тагын да күбрәк ясавы ихтимал....
Ата-аналардан сабыйлары игътибар туплый алмавы турында ишетергә туры килә. Ләкин зарланырга ашыкмаска кирәк. Кайбер бала тумыштан ук сүлпән була: әкрен хәрәкәтләнә, игътибар туплый алмый.
Андыйлар югалып калучан, игътибарсыз була, әкрен эшли, мәсәләләрне озак чишә.
Ләкин баланы ашыктырырга ярамый. Ашыгудан аның игътибары артмый, ә менә хаталарны тагын да күбрәк ясавы ихтимал.
Игътибарсызлык аркасында хатаны 9 яшькә кадәрге балаларның барысы да ясый. Үсә барган саен аның игътибары да арта.
9 яшькә кадәр баланың игътибары 40 минуттан артыкка җитми. Шуңа күрә дә башлангыч мәктәптә дәресләр гадәттәгедән кыскарак була.
Кече яшьтәге мәктәп балалары арымасын өчен, дәресләрне ял белән аралаштырырга кирәк.
http://kiziltan.ru/raznoe/9683-9-yashk-kadr-barysy-da-igtibarsyz.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев