9нчы каттан егылып исән калган
Яңалыклар тасмасы

9нчы каттан егылып исән калган

Баланы кар көрте коткара

Пермьдә 1 яшьлек бала тугызынчы кат тәрәзәсеннән егылган. Ул 20 метр биеклектән кар көртенә килеп төшкән һәм шуңа күрә генә исән калган.

Баланы үтеп баручылар күрә. Алар тиз генә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырталар. Сабыйны балалар хастаханәсенә илтәләр. «Табиблар аның күкрәк читлегенә һәм мускул тукымаларына җиңелчә генә зыян килгән», ди. Хәзерге вакытта баланың хәле канәгатьләнерлек һәм аның тормышына берни дә янамый.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала тәрәзәдәнегылган

Нет комментариев