Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аделина Липатова: «Акробат булуымда Мадонна биючесенең дә өлеше бар»

Чаллының яшь спортчысы илкүләм ярышларда җиңеп, чемпион булды.

Аның көн тәртибе президентларныкы шикелле минутлап, сәгатьләп диярлек язып куелган. Мондый тыгыз график белән инде ул балачактан бирле яши. Чемпионнарныкы башкача булмыйдыр да инде. Бар нәрсәне вакытында, төгәл үтәгәндә генә югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин шул. Сүзем 52нче мәктәпнең 8Б сыйныфы укучысы Аделина Липатова хакында. 25 февральдә ул келәмдәше белән Октябрьск каласында спорт акробатикасы буенча үткән илкүләм ярышларда җиңеп, чемпион булды. 

Шәһәрдәшебезнең уңышка юлы очраклы рәвештә генә башлана. Биш яшендә аны әнисе бию түгәрәгенә бирергә уйлый. Әлеге темага интернетта төрле белгечләрнең чыгышларын тыңлый. Беркөнне ул дөньякүләм танылган җырчы Мадонна төркемендә биюче София Бутелланың форумына тап була. Сәхнә остасы анда: «Балагызны башта гимнастика яки акробатикага биреп карагыз, анда шөгыльләнүчеләр барлык төр биюләрне дә җиңел үзләштерә», – дип үтемле киңәш бирә. 

Әни кеше шулай эшли дә. Кызын шәһәрнең танылган «Олимпийский» спорт комплексына алып килә.

«Башта авыррак булса да, тора-бара Аделинага биредә ошап китте. Ул яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтә башлады. Шуңа инде без кабаттан биюгә барып тормадык. Биредә калырга булдык. Билгеле, төрле чаклар булгалый, авырлыкларга да юлыгасың. Бу инде һәр спорт төренә хас күренеш. Җиңүгә юл җиңел генә булмый инде ул» , – ди шәһәрдәшебезнең әнисе Лилия Липатова.  

Аделина үзе дә акробатикага килүенә бер генә дә үкенми.

«Әлеге спорт төре мине дисциплинага, максатчан булырга өйрәтте, җиңү баскычларына күтәрде. Казанышларым белән мин әниемә һәм, әлбәттә инде, тренерларым Наилә Гатауллина һәм Татьяна Вареновага рәхмәтлемен. Без алар белән көн дә көндезге икедән кичке сигезгә кадәр шөгыльләнәбез. Төрле акробатик, хореографик элементларны өйрәнәбез, артистлык осталыгыбызны шомартабыз. Ярышларда чыгышларыбызны гына түгел, елмаюбыздан алып, костюмнарга кадәр бәялиләр бит», – ди ул.  

Костюмнарны спортчыларга кулдан тегәләр. Һәр номерга аерым костюм таләп ителә. Алар акробатларның гүзәллеген, буй-сынын ассызыклап торырга тиеш. 
Буй-сын дигәннән, спортчыларга туклану буенча да катгый таләпләр куелган. Аларның рационында баллы ризыкларга, камыр ашларына урын юк.  Күбрәк аксымлы азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланалар. Билгеле бер авырлыктан читкә тайпылу бар тырышлыкны юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа да аларны көн саен диярлек үлчәп, тикшереп торалар.

«Без инде моңа күнеккән. Хыялың тормышка ашсын өчен кайчак нәрсәдәндер баш тартырга да кирәк. Тәмле ризыкларга, дус-ишләр белән күңел ачарга җаем булмаса да, мин инде 15 яшемдә спорт мастерына кандидат нормативын үтәдем, 30дан артык медаль яуладым», – ди язмам герое.

Һәм, әйтергә кирәк, аларның күпчелеге дәрәҗәле турнирларда яуланган. Бүгенге көндә Аделина алты тапкыр илкүләм спорт ярышларында беренче урын алган һәм өч тапкыр 11-16 яшьлек кызларның парлы чыгышында Россия чемпионы исеменә лаек булган. 

Кызның уңышлары белән 52нче мәктәп тә горурлана. Соңгы җиңүенә багышлап укытучысы һәм сыйныфташлары махсус стена газетасы да чыгарган. 

«Бездә шундый талантлы спортчы укуына куанып туялмыйбыз. Ул безнең йолдызчыгыбыз. Биредә әле аның балачак хыялы да тормышка ашты. Ул һәр чараны үзе уйлап чыгарган заманча бию номерлары белән дә бизи. Акробатлардан яхшы биюче дә чыга дип белми әйтмәгәннәр инде. Карап, сокланып туймаслык үзенә. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез», – ди Аделинаның сыйныф җитәкчесе Марат Юнысов.

Киләчәктә исә шәһәрдәшебез тагын бер һөнәр үзләштерергә тели. Ул фитнес-тренер булып эшләргә хыяллана. 

«Кайчан да булса акробатикадан китәргә туры киләчәк. Чөнки әлеге спорт төре белән билгеле бер яшькә кадәр генә шөгыльләнергә була. Шулай да мин актив тормыш рәвеше алып барудан туктамаячакмын. Спорт минем канга сеңгән», – ди Аделина. 

Тик әлегә бу хакта уйларга иртәрәк. Алда әле кызны яңадан-яңа чемпионатлар, ярышлар көтә. Аларның чираттагысы инде 20 мартта Киров шәһәрендә үтәчәк. Аделина анда 11-16 яшьлек кызларның парлы чыгышында келәмдәше Сафина Заманова белән чыгыш ясаячак. Узган ел алар бу мәртәбәле ярышларда җиңү яулый алмаганнар, шуңа да быел туры мәгънәсендә җиң сызганып, беренчелек өчен көрәшәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев