Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Адымнар»да мәгариф тармагы ветераннарын котладылар

Чаллыда Өлкән буын декадасы кысаларында бик күп чаралар үтте. Шушы көннәрдә «Адымнар-Чаллы» 59нчы полилингваль гимназиясендә хореография һәм вокаль коллективлары чыгышы белән бәйрәм чарасы оештырылды.

Мәгариф тармагы ветераннарын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин котлады.
Рамил Хәлимов ветеран педагогларның мәгариф системасына керткән зур өлешен билгеләп үтте: "Сез нигез салган фундамент – эшли һәм җитди эшли. Без яшь буынга сезнең белемнәрегезне, осталыгыгызны, гореф-гадәтләрегезне тапшырырга әзер. Минемчә, Кама автогиганты һәм шәһәр төзелеше вакытында салынган традицияләр дәвам итәчәк, чөнки остазлары бик яхшы! Зур рәхмәт сезгә! Сезне тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне һәм өлкәннәр көне белән котлыйм. Сезгә иң мөһиме – сәламәтлек, очрашулар әле күп еллар дәвам итсен иде", - диде ул.
Котлауларга Рөстәм Хуҗин да кушылды: "Сезнең алда баш иябез һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез, хөрмәтле ветераннары! Сезгә күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телим".
Чараның рәсми өлешеннән соң, гимназия бинасы буйлап экскурсия һәм чәй өстәле оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X