Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Афәрин, балалар!

Санкт-Петербургта узган "Биюче дөнья-2015" VI халыкара бәйгесендә Чаллы ансамбльләре дә катнашты.

Ярышлар бик киенренке булды. Россиянең барлык шәһәрләреннән дә иң оста биючеләр көч сынашты. Шуңа күрә әлеге бәйгедә яуланган җиңү аеруча әһәмиятле һәм кадерле. "Нур" яшьләр үзәгенең "Black Star" балет мәктәбе солистлары "Эстрада биюе" номинациясендә чыгыш ясады. 9-10 яшьлекләр категориясендә аларның чыгышын зал да, таләпчән жюри да бик җылы кабул итте. Нәни шәһәрдәшләребез Халыкара бәйгенең 2нче һәм 3нче дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнде. Төньяк башкаланың затлы архитектура һәйкәлләре белән танышудан да кабатланмас тәэсирләр алып кайттылар.

Мәктәпнең җитәкчесе Эльвира Нурмөхәммәтова һәм бию остазы Екатерина Шелль бу көннәрдә талантлы укучыларының уңышын әти-әниләр һәм шәһәрдәшләр белән уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев