Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Агымдагы ел башыннан Чаллыда үзмәшгуль гражданнар саны 38%ка арткан

2021 ел башыннан Чаллыда үзмәшгуль гражданнар саны 38%ка арткан. Алар бүген шәһәрдә 17 меңнән артык.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары кебек үк, быелдан үзмәшгульләр милек, финанс, консультация ярдәменә мөрәҗәгать итә алалар.
Әйтик, 30 эшсез граждан «Рәсәй эше» Кадрлар үзәгенең үзмәшгульлекне үстерү программасында катнашты һәм һәркем төзелеш-монтаж эшләре, кием тегү, столяр һәм балта эшләре, йөк ташу кебек һәм башкалар буенча үз эшен ачуга 145 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәм алды.
Бүгенге көндә эшмәкәрлеккә ярдәм итү Фонды тарафыннан бирелгән 100 меңнән 200 мең сумга кадәр микрозаймнар ярдәмендә үзмәшгульләр үз хезмәтләрен күрсәтү өчен җиһазлар сатып алган. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә