Аяклары белән рәсем ясаучы Ангелина беренче урын яулады
Яңалыклар тасмасы

Аяклары белән рәсем ясаучы Ангелина беренче урын яулады

Чираттагы җиңү.

Шәһәрдәшебез, аяклары белән рәсем ясаучы, Россия чемпионы Ангелина Кузьминаның тормышында шатлыклы вакыйга булды.

18 яшен тутырган тырыш, талантлы кыз физик мөмкинлекләре чикле кызлар арасында уза торган «Татарстан энҗесе – 2022» республика бәйгесендә беренче урын яулады. 

«Республиканың иң затлы залларының берсе – Казан ратушасында узган бәйгегә Ангелина гына түгел, гаиләбез белән әзерләндек. Тырышлык бушка китмәде. Ангелина беренче урын яулады. Бу аның өчен әйтеп аңлатып бетерә алмаслык зур вакыйга булды», – дип кызының шатлыгы белән уртаклашты Аня Кузьмина.

Фотолар Аня Кузьминадан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала

Нет комментариев