Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Бариева беренче тапкыр бәби алып кайткан видеосы белән уртаклашты – видео

Әлеге видеода Ире Линар аеруча бәхетле.

Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм ире Линарга багышлап концерт оештырырга планлаштыра. Хәзерге вакытта аның сценарие өстендә эшли.

“Видео, фотоларны карыйм, яңа җырлар яздырам, образлар уйлап табам... бөтен серләрне дә ачып бетермим. Әмма бик күңелле һәм җылы кичә булачак”, - дип уртаклашты социаль челтәрләрдә ТР атказанган артисты Айгөл Бариева.

Концерт программасында беренче бәбиләрен алып кайткан чаклары да күрсәтеләчәк. Әлеге видео 1999 елның апрель аенда төшерелгән. Беренче кызлары Айлинаны алып кайткан чаклары. Айгөл Бариева һәм Ире Линар Юсиповның аеруча бәхетле мизгелләре. 

Истәлек концертында Айгөл Бариеваның гаилә һәм иҗатташ дуслары катнашачак. Алар Лилия Муллагалиева, Гөлнара Габидуллина, дуэты солисткалары, Мәдинә Гайнуллина, “Фәридә-Алсу”, “Казан егетләре”, “Айфара” төркемнәре солистлары. Концерт программасы “Рәхмәт, тормышымда булган өчен” дип аталачак.  


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы эстрада