Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Бариева мәрхүм ире белән ничек танышкан булган?

Җырчы үзенең мәхәббәт тарихы турында сөйләде.

Бүген 1 ноябрь Айгөл Бариеваның мәрхүм ире Линар белән танышкан көне икән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләде. Җырчы көн саен ирен сагынып искә ала. Беренче очрашудан бер-беребезне яраттык, бик тиз уртак тел таптык, дип яза ул. 

Мәхәббәт тарихы аларның шулайрак башлана. Айгөл Бариевага таныш кызы шалтыратып, синең белән бер егет танышырга тели дип әйтә. Ул шул кыз егетенең ике туган абыйсы булып чыга. Беренче тапкыр Айгөл Бариеваны да аларда аларда, “Синең өчен” аудиокассетасыннан күреп ала. Шунда Линарга "Ошыймы? Әйдә таныштырабыз!" дип, әйтәләр.  Линар әлбәттә “әйе” дип җавап кайтара. 

-    Ул вакытта мин ике эштә эшли идем. Мәктәптә укыта һәм кич балалар ансамблен алып бара идем. Авыру әнине дә карарга кирәк. Уйнап-көлеп йөрергә вакыт юк. Шулай да очрашырга ризалаштым. Өстән шулай язган, күрәсең. 1 ноябрь көне килеп тә җитте. Дус кызым Гөлнарага иртәрәк бардым. Ул визажист иде.  Мине әзрәк тәртипкә китерде. Һәм шунда озын кара плащтан Линар килеп керде. Ул елларда мин әле бик оялчан идем. Кызарып чыктым, хәтта йөзенә карарга да ояла идем. Ә ул аралашучан булып чыкты... – дип яза Айгөл Бариева. 


Дүртәүләшеп алар троллейбуста пиццериягә киткәннәр. Әле анда да егетләрдән шаяртып алганнар. Траспорттан аларсыз гына төшеп калганнар. Мәрхүм ире Линар Юсипов белән баштан ук җиңел һәм рәхәт иде, ди Айгөл Бариева. Беренче тапкыр очрашу көненнән инде 25 ел гомер узган...

-    Линар белән үткәргән һәр мизгел, һәр көн өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Минем тормышыма бик тиз килеп кердең дә, бик тиз китеп бардың, -  дип яза ул. 

Фотолар Айгөл Бариеваның шәхси архивыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы эстрада