Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айрат Зәйнуллин мәртәбәле бәйгедә җиңде

Казанда «Ел җитәкчесе» республика бәйгесенә йомгак ясадылар.

Казанда «Ел җитәкчесе» республика бәйгесенә тантаналы шартларда нәтиҗә ясадылар.Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Бүләкләнүчеләр арасында шәһәрдәшләребез дә бар. 
«Татэнерго» АҖ филиалының «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин «Югары дәрәҗәдәге социаль җаваплылык» номинациясендә җиңде. 

– Мин мондый бүләк алуыма шат, – диде Айрат Зиннәтуллович сөенече белән уртаклашып. – Бу –  минем һәм коллективымның эшчәнлегенә югары бәя. 

Фото «Татэнерго» АҖ филиалының «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руководитель года Татэнерго АҖ