Айзирә декретта да Айзирә инде ул!
Хезмәттәшебез, хәзерге вакытта декрет ялындагы Айзирә Имамова зур проект оештырды.
Шәһәрдәшебез Светлана ханым кыска вакыт аралыгында киленен дә, улын да югалткан. Узган ел 9 һәм 11 яшьлек оныклары аның карамагында калган. Опекунлыкны рөхсәт итсеннәр өчен шарт куйганнар – фатирга ремонт ясарга кирәк. Өлкән яшьтәге ханым эшләп торса да, зур чыгымнар таләп иткән бу эшкә алына алмаган. Бәхетенә, аңа игелекле кешеләр ярдәм иттеләр. Бу зур эшне безнең хезмәттәшебез, хәзерге вакытта декрет ялындагы Айзирә Имамова оештырды. Гаилә тулаем яңартылган фатирларына кайткач, аның белән бу хакта сөйләштек.
– Айзирә, курыкмыйча шундый җитди эшкә ничек алындың?
– Интернетны ничек кенә хурласалар да, анда мотивация бирүче, рухландыручы кешеләрне, төрле язмышларны күрергә була. Минем дә күптән берәр зур хәйрия проекты эшлисем килә иде. Быел дус кызым Катерина шалтыратты: «Әйдә, бергә эшлибез», – ди. Ул Казанда маркетолог, социаль челтәрләрдә эшли. Минем дә газетада эшләгәнемне, видеолар монтажлаганны, башкаларны «таныту» (продвижение) белән шөгыльләнгәнемне белә. Катяның да берәр мохтаҗ гаиләгә ярдәм итү теләге бар икән. Декретта тик ятып булмый, акча да артык түгел – үзебезне сынап карыйк, дидем.
– Әлеге гаиләне ничек таптыгыз?
– Ярдәм итү ниятебез турында статусларга куйдык, һәм безгә Үзәк районы җитәкчесе Фидәрис Хәбибуллин язды: «Бездә бер мохтаҗ гаилә бар, кухняларына ремонт кирәк», – диде. Узган ел балаларның әнисе авырып үлеп киткән, озак та үтми әтиләренең дә фаҗигале төстә гомере өзелгән. Оныкларын Светлана ханым опекага алган. Тик фатирлары 20 ел ремонт күрмәгәнгә, яшәү шартларын, аерым алганда, кухняны яңартырга кушканнар. Әби, ремонт ясарга мөмкинлеге булмаганга, кеше хокукларын яклаучы оешмага мөрәҗәгать итә. Алар исә район башлыгына чыга. Менә шулай табыштык.

– Фатирны күргәч, нәрсәләр ачыкланды?
– Кухняга гына түгел, ремонтны бөтен фатирга ясарга кирәклеген күрдек. Катерина дуслары аша түшәм тарттыручы, төзелеш материаллары, сантехника сатучы һәм куючы танышлары белән сөйләште, мин ремонт ясаучы бригада таптым, кухня җиһазы ясаучыларны эзләдем. Шулай да хәл итәргә кирәк иде: йә ремонтны тулысынча ясарга, йә бөтенләй алынмаска. Чөнки кухня бүлмәсен ясап, фатирны шундый хәлдә калдыру дөрес булмас иде. Уйладык та: «Күз курка – кул эшли», – дидек. Фидәрис Фәндәвисович та берничә кешегә әйтеп карыйм, ремонтны тулысынча ясарга инде дигәч, баш тартып булмады.
– Ярдәм итүчеләр каян килде?
– Танышларга, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иттек. Шул арада очрашуда төшерелгән видеобыз интернетта зур караулар җыя башлады. Аны Чаллының зур паблигы «Челны-онлайн» да урнаштырды. Озак та үтми: «Линолеум җәеп бирә алабыз», «ишек куябыз», «шкаф ясыйбыз», «пәрдәләр тегеп элә алабыз», – дип яза башладылар. Пәрдәләр тегәргә хәтта 3-4 кеше теләк белдерде. Аннары Шәһәр Советы депутаты Евгений Михайлов үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Ул әйберләрне вакытлыча саклау урынына күчерүгә, тәрәзәләр куюга, электрика, ишек һәм түшәм тарттыруга финанслар тапты. Ремонт ясаучылар да, башта кухня гына дип сөйләшсәк тә, графикларын чигереп, тулаем тотындылар. Әйтергә кирәк, демонтаж, идән һәм түшәмнәрне тигезләү, штукатурка сылау – бик кыйммәт хезмәт. Хәлне аңлап, алар бик зур ташламалар ясады, өстәвенә, эшне бик сыйфатлы итеп башкарды. Аннары, беләсездер, кечкенә булса да, туалет-ванна – иң кыйммәтлесе. Гади кешеләр дә: «Ничек булыша алабыз? Кайда акча күчерик?» – дигәч, без фонд эзләргә, шул акчага ремонт ясарга дигән фикергә килдек. Чаллының «Болгар» хәйрия фонды җитәкчесе Гәбдерәшит хәзрәткә чыктым. Ул: «Тәҗрибәбез бар, акча җыю җиңел эш түгел, әйдәгез, ваннага ремонтны тулаем үз өстебезгә алабыз», – диде. Күңелгә җылы йөгерә, диләр бит. Көннән-көн: «Ярдәм итәбез», «эшлибез», «алынабыз», – дигән сүзләр ишеткән саен, әнә шулай җылы йөгереп торды. Һәм һәркем әйткәнен җиренә җиткереп үтәде дә.

– Оештыру эшләрен кем алып барды?
– Үзем, әмма команда белән гел элемтәдә тордык – үзебезнең чатны булдырдык. Эшләнгән эшкә һәркөн диярлек хисап биреп барылды, видеорепортаж төшереп бардык. Аны шулай ук үз битләребездә, «Челны-онлайн»да карап бардылар. Ремонт март аенда тәмамланды. Соңыннан кухня җиһазын җитештерделәр.
– Үзгәрешләрне балалар ничек кабул итте?
– Аларның ничек сөенгәнен әбиләре әйтеп бетерә алмый. Без килгәнче үк инде бөтен фатирны карап, тоткалап, моның чынбарлык булуына ышанырга тырышып йөргәннәрен сөйләде. Үзе дә эмоцияләрен яшерә алмый. «Мондый фатир минем хыялда гына иде. Бөтен җир якты, ак, җылы», – дип кабатлады ул. Чыннан да, өйләрендә җылы, чөнки стеналарда ярыклар булган, ремонт ясаучылар аларны ямаган. «Инде интернет куштырдык», – дип хәбәр итте Светлана ханым, телевизорны элгәннәр. Диван белән караватка химчистка ясаттык. «Тек&стиль»дан матур челтәр һәм пәрдәләр өйне тагын да ямьләде.
– Эш барышында ниндидер тоткарлыклар, көтелмәгән хәлләр булмадымы?
– Бар да план буенча барды диярлек. Әйберләрне чыгарганда гына бер-ике җитешсезлек булды: машина килде, грузчиклар юк. Инде үзем әйберләрне чыгара башламакчы идем, водитель әйтә: «Син моны хәзер кичкә кадәр ташыйсың, вакытым юк», – ди. Китте дә барды. Аннары аңладым: бик тәҗрибәле кеше булган бу. Икенче көнне 3-4 шәп кенә ир-ат та әйберләрне бик озак төяде. Әле бер машина гына җитмәде. Икенче «ГАЗель» ишегалдына кергәндә, бер кешенең машинасына бәрелде. Бүген дә бетми икән бу, дип торганда, хуҗасы чыгып, үзләренчә килештеләр тагын. Беренчедән, каты бәрелмәгән иде, икенчедән, ул машинаны болай да ремонтка кертәсе икән. Тагын, план дигәннән, обой ябыштырганда бригада срокка җитешмәүләрен әйтте. Ә бит минем бер көннән түшәм тарттыручы килә. Нишләргә? Тагын шалтырата башладым. Аллаһның рәхмәте – яхшы танышларым: «Айзирә, борчылма, алынабыз. Ураза ае, бездән бер яхшы эш булыр», – диделәр. Тагын рәхәт булып куйды. Шулай итеп, түшәмне дә бер көндә эшләделәр. Алардан соң ишекләр, плинтуслар… Бер ай дигәндә ремонтны бетердек тә. Бу инде ике бүлмәле фатирда косметик кына түгел, капиталь ремонт булды.
– Бу проект нәрсәсе белән аеруча истә калды?
– Бу – шәһәр җитәкчелеге, төгәлрәк әйткәндә район башлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләгән беренче проектым булды. Фидәрис Фәндәвисович башыннан ахырына кадәр кызыксынып торды, һәрдаим урынга чыгып эш барышын карады, фикерләрен җиткерде. Хәтта безнең белән бергәләп әйберләр ташыды, тиз генә складын да, машинасын да тапты. Ярдәмчеләрен дә читтә калдырмады. Шуны билгеләп үтәсем килә: команда булып эшләдек, ниндидер чиннар аермасы сизелмәде дә.
– Гаиләңдә бу проектны ничек кабул иттеләр?
– Бер ай буе диярлек көн дә балаларны мәктәпкә илткәндә яки алып кайтканда ремонт ясаган фатирга кереп йөрдем. Тәминә гел үзем белән: «Главный килде», – диләр иде. Ул бит әле җитди йөзле кыз минем. Барын да тикшереп, карап йөри. Ремонт беткәч, улым берничә тапкыр сорады: «Теге квартирага барабызмы?» – дип. «Ник сорыйсың, әллә барасың киләме?» – дим. «Эшләрне бетердек, бүтән бармыйбыз», – дигәч, җиңел сулап куйды. «Ниһаять, мәктәптән соң өйгә кайтып ашыйм», – ди бу. Ачыгып чыга икән мәктәптән. Соң: «Нишләп бер дә әйтмәдең?» – дим. «Син борчылмасын, тынычлап эшләсен», – ди балакай. Тагын бер рәхәт булды. Гаиләм, гомумән, мине бик аңлый: мин тырышам дип – алар тырыша, алар тырыша дип – мин тырышам. Ирем дә: «ГАЗелем» булса, булышыр идем», – дип торды. Соңгы көнне, фатирны тапшырганда, бала белән дә озак кына утырды. Мин тынычлап эшне тапшырсын дип, ялын да туры китерде, Аллаһка шөкер.
– Декрет ялында да эшләвең турында сөйлә әле.
– Декретка китсәм дә, газетада эшләгән режимны киметеп булмады. «Пятачок»лар турында «Легенда Чаллы» төркемен алып барам. Үземнең сәхифәләр дә читтә калмый. «Легенда Чаллы»га бер ел булуга карамастан, инде 3500дән артык язылучысы бар. Һәм бу сан көн саен арта, аеруча «Пятачок»лар узганда. Биредә төрле кызыклы видеолар, интервьюлар, истәлеккә фотолар һәм хәтта туры эфир язмалары да бар. Видеоларны инде 3 миллионнан артык кеше карады. Хәзер бит «ВКонтактеда» да канал бар – анда язылучылар да бер меңгә якыная. Әйтергә кирәк: бу бернинди рекламасыз, бернинди бәйге-фәләннәрсез. Бары тик халыкның кызыксынуы, энергетикага килүе, дим мин. Легендар «Пятачок»лар ул үзгә, аны беркем дә кабатлый алмый.

– Ремонт белән видеолар аша таныштырып бардыгыз, кешеләр ничек кабул итте?
– Күпчелек уңай яздылар. Кемдер: «Безгә дә ясап бирегез әле шулай бушка», – диде. Мин алардан нинди авыр хәлдә калуларын сорадым. «Без ясаган ремонт – әти-әнисез калган балалар өчен», – дип искәрттем. Күпләр шуның белән әңгәмәне тәмамлады. Ә берәү үземә язды: «Хәйрияне кешегә күрсәтеп эшләмиләр», – диде. Шунда мин уйландым: бер яктан килешми дә булмый – бар да Аллаһ ризалыгы өчен эшләнергә тиеш. Ә икенче яктан хәзер күпчелек катастрофа, үлем-китем, ниндидер негатив күрсәтү алга сөрелә. Чөнки күп карау җыялар. Гыйбрәт өчен алар да кирәктер. Шулай да балалар моны карап нәрсәгә өйрәнә? Гел негатив карау бөтенебезгә дә тискәре йогынты ясый. Шуңа да, нигә әле менә шундый яхшы эшләр турында да күрсәтмәскә? Күбрәк итеп. Беренчедән, әнә бит күпме икән Чаллыбызда кеше кайгысына битараф калмаучылар – аларга карап калганнар да үрнәк ала. Икенчедән, ике ятим баланы сөендердек. Әти-әниләре вакытлыча гына кайдадыр китмәгән бит. Аларга хәзер тормыш дигән катлаулы юлдан үзләренә генә атлыйсы. Күңелләренә мәрхәмәтлелек орлыгы сала алганбыздыр дип ышанам. Алар турында белгән кешеләрдә дөньяга ышаныч артыр. Менә ни өчен күрсәтәсебез килде бу хәйрия проектын.
– Эшне төгәлләгәч, нинди хисләр кичердең?
– Кешеләр шулай берләшә ала икән, дигән фикер туды. Шундый бердәмлек тойдым. Алар бит кемдер кушуы белән эшләми – үзләре теләп мохтаҗларга булыша. Һәркемгә игелекләре кире әйләнеп кайтсын иде.
– Тагын ярдәм итү теләге бармы?
– Юк түгел. Шушы көннәрдә тагын бер гаилә язды – дөресрәге, авыру баласын караучы ана. Бу бик җаваплы эш. Гомумән, хәйрия чаралары уйланылган булырга тиеш. Миңа бу юлы русча әйтсәк «бик повезло». Күп сорауларга ачыклык кертергә кешеләрем булды. Акыллы киңәшләр бик кадерле ул.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев