«Ак барс» хоккей командасының иң өлкән җанатары Мөнәздилә Хафизова вафат булды
Яңалыклар тасмасы

«Ак барс» хоккей командасының иң өлкән җанатары Мөнәздилә Хафизова вафат булды

Ул Куады авылында яшәде.

Ак барс" хоккей командасының иң өлкән җанатары, агымдагы елның 5 июнендә 100 яшен тутырган Мөнәздилә Хафизова вафат булды. 

Ул Тукай районы Куады авылында, кызлары тәрбиясендә яшәде. Авылның Ак әбисе, лаеклы ялдагы укытучы гомеренең соңгы көннәренә кадәр Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә сәламәтлек, илебезгә тынычлык сорап дога кылды.

"Шәһри Чаллы" газетасының "Пятачок" кушымтасын укыды. Ноутбуктан хоккей матчларын карап барды. Команданың составын, спортчыларның исемнәрен белде.

"Гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз акылында булды. Үзе теләгәнчә, бер көн дә чирләп ятмыйча, матур гына Аллаһ Тәгалә хозурына күчте. Изге күңелле, гыйлемле, якты Ак әбиебезнең  урыннары җәннәттә булсын", - диде авылның фельдшеры булып эшләп лаеклы ялга чыккан Миләүшә Фәрдиева.

Амин, шулай булсын.

Фотолар Миләүшә Фәрдиевадан алынды. 


кайгылы хәбәр тукай районы 100 яшьлек ветеран «Ак барс» хоккей командасы

Нет комментариев