Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ак чәчәкләр” килде безгә

"Татарстан-Яңа гасыр" каналы язучы Габдрахман Әпсәләмовның юбилее һәм Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, "Ак чәчәкләр" фильмын төшерде. Анда 12 дәүләт театрыннан 30дан артык артист катнашты. Режиссеры - Чаллы дәүләт татар драма театрында бик күп спектакльләрне сәхнәгә куйган Ренат Әюпов. Фильм роман авторының Боровое Матюшинодагы дачасында, казанлыларның фатирларында, тимер юлчылар хастаханәсендә төшерелгән....

"Татарстан-Яңа гасыр" каналы язучы Габдрахман Әпсәләмовның юбилее һәм Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, "Ак чәчәкләр" фильмын төшерде. Анда 12 дәүләт театрыннан 30дан артык артист катнашты. Режиссеры - Чаллы дәүләт татар драма театрында бик күп спектакльләрне сәхнәгә куйган Ренат Әюпов. Фильм роман авторының Боровое Матюшинодагы дачасында, казанлыларның фатирларында, тимер юлчылар хастаханәсендә төшерелгән. Анда 50нче еллардагы тормыш чагылыш тапкан.

С

ценарийны шәһәребезнең танылган язучысы Айгөл Әхмәтгалиева һәм Илсур Мортазин язган. 10 серияле "Ак чәчәкләр" "Яңа гасыр" каналыннан 9 ноябрьдә күрсәтелә башлый. Ә аңа кадәр Казан мөселман киносы фестиваленә махсус язылган фильм Татарстан район-шәһәрләрендә тамашачыларга күрсәтелде.

19 октябрьдә мондый бәхеткә Чаллы халкы да ия булды. "Ак чәчәкләр" фильмына билетлар әллә кайчан сатылып беткән иде. Шуңа күрә халык соравы буенча, 3 сәгатьлек фильм ике көн 2шәр тапкыр күрсәтелде.

"Кеше китә, җыры кала", диләр. "Ак чәчәкләр" фильмын карагач, мин моның шулай икәнлегенә кабат инандым. Үзе вафат булса да, Габдрахман Әпсәләмовның романында күтәрелгән мәсьәләләр - мәңгелек мәхәббәт, табиб хезмәтенең катлаулылыгы бүген дә актуальлеген югалтмый. Артистлар үз рольләрен бик оста уйнадылар.

- Мәктәпне тәмамлагач, табиб булырга хыялланган идем. Әниемә шул теләгемне әйткәч, ул Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" китабын укып чыгарга кушты. Мин китапны укудан бигрәк аның тышындагы шәфкать туташы рәсемен карарга ярата идем. Хәзер шәфкать туташы булып хезмәт куям, - ди Зөһрә Сәлахетдинова. - Фильмны карагач, табиблар гына түгел, теләсә нинди һөнәр ияләре үзләреннән соң Әбүзәр Таһиров, Гөлшаһидә, Мансур кебек матур эзләр калдырырга тиеш дигән фикергә килдем. Рәхмәт фильмны төшерүчеләргә, артистларга, җыр авторларына.

Чыннан да, режиссер биргән рольне барлык артистлар да тамашачыны уйландырырлык итеп башкарды. Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның - Әбүзәр Таһировын, Тинчурин театры артисткасы Резедә Сәлахованың - Гөлшаһидәсен, Әлмәт театры артисты, Чаллы егете Динар Хөснетдиновның - Мансурын, кайчандыр Чаллы театрында эшләп, бүгенге көндә Кариев исемендәге театрда эшләүче Илфат Камалиевның Сәлахетдинен тамашачылар яратып карады. Фильмдагы табибларның хезмәте дә, авыруларга мөнәсәбәте дә бүгенге көндә сәламәтлек өлкәсендә хезмәт куючылар өчен үрнәк булырлык.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи "Ак чәчәкләр"дә Сәхипҗамал җиңги ролен уйнады. Гомере буе Гөлшаһидәгә ярдәм итеп яшәгәндә, аңарда яман шеш ачыклана. Гөлшаһидә Мансурдан тиз арада операция ясатып, яраткан җиңгәсен үлемнән коткарып кала. Тамашачылар Хәния мондый куркыныч рольләрдә уйнамасын иде, диделәр. Рамил Төхвәтуллин гәүдәләндергән начар хирург ролен дә кайберәүләр өнәп бетермәде.

Өч сәгатьлек фильм бер сулышта каралды. Аннары сәхнәгә "Ак чәчәкләр" җырын башкаручы "Казан егетләре" ансамбле белән Зәринә Хәсәнова чыкты. Фильмда катнашучы артистлар - Динар Хөснетдинов, Мансурның кызын уйнаган нәни Мәрьям, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзуллин, Илфат Камалиевларны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Артистлар тамашачыларның сорауларына да җавап бирделәр. Динар үзе укыган М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия укытучыларына рәхмәт белдерде. И.Камалиев татар язучыларының әсәрләре буенча киләчәктә дә фильмнар төшерелсен иде дигән теләк белдерде.

Гөлшаһидә роле белән тамашачылар күңелен яулаган Резедә татар киносының киләчәге "Ак чәчәкләр" кебек ак һәм якты булсын, дип, фильмны яратып караган Чаллы тамашачыларына рәхмәт әйтте. Тукай районыннан килгән Тәскирә апа артистларга, фильмны куючыларга: "Безне яшьлегебезгә алып кайтканыгыз өчен рәхмәт", - диде.

Кыскасы, матур, мәгънәле "Ак чәчәкләр" фильмы тамашачылар күңеленә хуш килде. "Яңа гасыр" киләчәктә дә шундый эчтәлекле фильмнар белән сөендерсен. Ә Татарстан хөкүмәте мондый тәрбияви әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашырырга ярдәм итсен иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев