Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ак калфак» – милләт сагында

Шәһәребезнең мәдәният, мәгариф өлкәләрендә эшләүчеләр милли чараларны үз оешмаларында даими үткәрәләр иде. «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеген Фирдүсә Әюпова җитәкли башлагач бу эш тагын да җанланып китте.

Милли кыйммәтләребез өчен җан атып йөргән гүзәл затларыбыз «Эврика» мәдәният үзәге белән берлектә берсеннән-берсе мәгънәле саф татар телендә чаралар үткәрә башладылар. Аларның күбесе шәһәрдәшләр күңелендә уелып калды. Шуларның берсе – «Калфак туе» бәйрәме. Чарага килүчеләрне милли киемле, калфаклы, саф татар телендә аралашучы татар хатын-кызлары каршы алды. Тамаша башланганчы бәйрәм күрергә килгән һәркем, үз куллары белән гүзәллек тудыручы ханымнар тәкъдим иткән экспонатлардан торган күргәзмә белән танышты. Калфак, түбәтәй тегүче, чигүчеләр белән аралашты. 
«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ул безне берләштерүче үзәк булырга тиеш. Бу оешма хатын-кызларга зур ихтирам күрсәтә, аларның җәмгыятьтәге ролен тиешле биеклеккә күтәрә. Телебез, динебез, милләтебезне кадерләп саклап, үзебезнең милли киемнәрне киеп йөри алсак иде! Балаларыбыз, оныкларыбыз татар булулары белән горурланып яшәсеннәр. Алда да безнең бик матур планнарыбыз бар. Киләчәктә чәк-чәк пешерү, каз тутыру, казылык ясый белүче осталар белән дә очрашырбыз. Мастер-класслар да оештырырбыз. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, шатлыкта да борчу-мәшәкатьтә дә бергә булыйк! » – ди Фирдүсә Фәнәвисовна.
83 нче балалар бакчасында  туган тел тәрбиячеләре өчен төбәк семинарында «Ак калфак»лылар татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде. Семинарда балаларга туган телне өйрәтүдә халык уеннарын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук балаларга милли бизәкләр төшерү, чигү серләрен дә өйрәттеләр. 
«Эврика» мәдәният үзәгендә чәк-чәк пешерү, калфак  һәм дисбе ясау, кыз ярәшү, бишек җырлары, каз өмәсе  бәйрәмнәре, «Татар малае», «Татар кызчыгы», «Татар егете», «Татар кызы» бәйгеләре  күңелдә җылы хисләр генә тудырды. Чаллының намазлык чигүчеләре, шәҗәрә ясаучылары республика бәйгеләрендә дә призлы урыннар яуладылар. 
– Соңгы утырышта «Ак калфак» республика хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бүлекчә җитәкчеләре алдына җирлекләрдә шәхес булган татар хатын-кызларын барлау бурычы куйган иде. Без бу эшне Чаллының «тере тарихы» Гөлзада Рзаева белән бергә башлап җибәрдек, ул безгә төрле өлкәләрдә эшләгән данлыклы татар хатын-кызларының телефоннарын бирде. Аның белән җылы очрашу да оештырдык. Хәзер шәхес хатын-кызларны барлап, алар турында мәгълүматлар туплап, фотоальбом чыгарырга җыенабыз. Бүгенге көндә лицей-интернат укучылары төрле өлкәләрдә уңышлы эшләгән гүзәл затлар турында мәгълүматлар җыя башладылар инде. Аллаһы боерса, альбомның беренчесе чыккач, тәкъдир итү кичәсе уздырырбыз. 
«Безнең бурыч –  зур залларда күп халык җыеп чаралар үткәрү түгел, ә кечкенә чаралар аша зур максатларга ирешү. Мәсәлән, «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесендә катнашучылар токмач кисү, чигү, интеллектуаль белемнәр  буенча ярыштылар. Әзерлек барышында кызларыбыз милли киемнәр, бизәнү әйберләре турында мәгълүматлар тупладылар. Укучыбыз Альмира Насыйфуллина шәһәр бәйгесендә беренче урын алды, республикада  да җиңү яулады. Бу – беренчедән, зур уңыш, мәртәбә, горурлык. Икенчедән, булачак әниләргә олы тормыш мәктәбе дә, чөнки алар әзерлек баршында күп нәрсәгә өйрәнделәр. Сер түгел, хәзер ата-аналар балаларны эшләтү ягында түгел. Алар: «Балаларның ике кулына бер эш – тырышып укысыннар, БДИны уңышлы бирсеннәр. Өйдәге бар эшне дә үзебез эшлибез», – диләр. Интеллектуаль бәйгеләр дә бик кирәк. Бу да бала өчен файдалы. Ул китаплар укый, интернетта эзләнә – шулай итеп үзенең белемен арттыра, рухын баета», – ди Фирдүсә Фәнәвисовна.
Безнең максат – балаларга татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен җиткерү. Татар хатыны, әнисе, әбисе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш... Без татар  гаиләсенә хас рухи кыйммәтләрне балалар бакчаларындагы нәниләрдән башлап югары уку йортлары студентларына җиткерергә тиеш. Әлеге зур эштә ярдәм итүчеләрнең барысын да «Ак калфак»лылар сафына алабыз. Бергәләп, системалы эш алып барганда гына милләтне дә, туган телне дә, рухи кыйммәтләрне дә саклап калып булачак. 
«Ак калфак»лыларның киләсе елга да планнары зур. Республика күләмендә мамык шәл бәйләү бәйгесе игълан ителде. Чаллыда әлеге эшнең осталары булса, лицей-интернатка мөрәҗәгать итсеннәр иде. Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, шулай ук «Ак калфаклы кыз» бәйгесе дә үткәреләчәк. «Балачак» вокал фестивале дә дәвам итә. Анда  бишек җырларын башкаручы балаларны барлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык милләт