Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ак калфак”ның табылган чагы

Бөтендөнья Татар Конгрессы (җитәкчесе Ринат Закиров) үз канаты астына алгач, "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоциациясе эшчәнлеге күзгә күренеп җанланып китте, төрле төбәкләрдә, шул исәптән, Чаллыда да "Ак калфак" җәмгыятьләре оештырылды. Чаллы җәмгыятен М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова җитәкли. Чаллыда "Ак калфак" җәмгыяте 1992 елда оештырылган булган. Билгеле бер...

Бөтендөнья Татар Конгрессы (җитәкчесе Ринат Закиров) үз канаты астына алгач, "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоциациясе эшчәнлеге күзгә күренеп җанланып китте, төрле төбәкләрдә, шул исәптән, Чаллыда да "Ак калфак" җәмгыятьләре оештырылды. Чаллы җәмгыятен М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова җитәкли.

Чаллыда "Ак калфак" җәмгыяте 1992 елда оештырылган булган. Билгеле бер вакыт аралыгында аның эшчәнлеге тукталып та торган. Тукталып дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. "Җәмгыять булудан туктап торса да, мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, яшьләр үзәкләрендә "Ак калфак" җәмгыяте вазыйфаларына кергән эшчәнлек дәвам итте. Җәмгыятьнең бүгенге активистлары - әдәбият-сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләрдә эшләүче белгечләр, моңарчы да һәркайсы үз өлкәсен бик яхшы белүче, башлап йөрүче, тәҗрибәсен, белгәнен яшь буынга өйрәтү белән дә шөгыльләнүче кешеләр. "Ак калфак" җәмгыяте аларны бергә берләштереп, киңәшләшеп, эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруга йөз тота", - ди Фирдүсә Фәнәвисовна.

Җәмгыять активистлары инде 80нән артып киткән. Яз көне "Ак калфак" шагыйрьләр, язучылар белән очрашып, беренче зур чарасын оештырган - шигърият кичәсе үткәргән.

Чаллы бүлекчәсе әгъзалары "Ак калфак" республика ассоциациясе оештырган чараларда катнашалар, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләренең эшчәнлеге белән танышалар, аларның эш үзенчәлекләрен, тәҗрибәләрен кулланылышка алалар. Мәсәлән, Рәвилә Саримова чәкчәк пешерү буенча мастер-класста булып кайткан.

Җәмгыятьнең үткән атнада 2нче гимназиядә үткәргән чарасында Рәвилә ханым Казанда үткәрелгән чәкчәк пешерү буенча мастер-класстан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Әлеге чара турында ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруы өчен төшерелгән видеосюжет һәм фотомизгелләр күрсәтелде. Шәфкать туташы булып эшләүче Рәвилә Саримова күп еллар элек шәһәрдә үткәрелгән иң беренче чәкчәк пешерүчеләр бәйгесендә җиңүче булган. Әнә шул беренче бәйгене оештырган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева үзенең чәкчәк турындагы шигыре белән милли ризыгыбызның дәрәҗәсен янә бер кат ассызыклады.

Казанлылар тәҗрибәсен кулланып, Чаллы "Ак калфагы" да чираттагы мастер-классны чәкчәк әзерләүгә багышлады. Җәмгыять әгъзаларын, 2нче гимназия укытучыларын һәм ата-аналарын чәкчәк пешерү серләренә Гөлчәчәк апа һәм Нәкыйп абый Әхмәтҗановлар өйрәтте. Гөлчәчәк апа Чаллыда танылган чәкчәк пешерү остасы, дистәгә якын бәйгеләр җиңүчесе. Хәтта заказ белән чит ил кунакларына күчтәнәчкә чәкчәк пешергән кеше ул.

Нинди он, нинди май кулланудан башлап, чәкчәк пешерүнең бөтен нечкәлекләрен сөйләп-аңлатып, эшләп күрсәттеләр алар. Җор телле Гөлчәчәк апа эш арасында кызык итеп башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләп көлдереп алырга да җай тапты.

Гөлчәчәк апа үз һөнәренә берничә шәһәрдәшебезне дә өйрәткән икән. Мастер- класста осталарга алар да ярдәм итте - чәкчәкне бизәү өчен чәкчәк пешереп күрсәттеләр

Чәкчәкне баллау, өю, бизәү серләренә дә өйрәнделәр мастер-класста катнашучылар.

Чәкчәкне төрле ысуллар белән пешерә милләтебезнең уңган хуҗабикәләре. Рәвилә Саримова да үзенең чәкчәк пешерү технологиясе турында сөйләде. Төш кисеп, пешереп тә күрсәтте.

Соңыннан мастер-класста катнашучылар татлы милли ризыгыбыз белән чөкердәшеп чәй эчтеләр.

Җәмгыятьнең киләчәккә планнары зурдан, төрле өлкәләрдә эшләүче актив, булдыклы туташ-ханымнарны туплап, эш оештырып җибәрергә ниятлиләр. Зуррак сәхнәләргә чыгып, шәһәркүләм чаралар оештыру теләге дә бар. Ләкин "Ак калфак" эшчәнлеге ниндидер чара үткәрүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Җәмгыять үз осталыкларын камилләштерә, башкаларга өйрәтә алучы, халкыбызның һөнәри хәзинәләрен буыннан-буынга тапшыруга сәләтле булган асыл затларыбызны тупларга һәм алар белән дәвамчылар тәрбияләүгә йөз тотып эшләргә ниятли.

"Ак калфак" оешмасына теләгән һәркем килә ала. Шулай ук җәмгыятьнең ak-kalfak.jimdo.com/ сайтына кереп, аның эшчәнлеге белән танышырга, контактларга язарга, үз фикерләреңне калдырырга мөмкин. Тәкъдим-мөрәҗәгатьләрне шылтыратып әйтергә дә була.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев