Акчасын подъезд төбендә көтеп торган таныш булмаган хатын-кызга чыгарып бирә
Зыян күләме 750 мең сум
Пенсионер хатын-кыз белдерүенчә, аңа атна дәвамында билгесез номерлардан шалтыратып, үзләрен телефон компаниясеннән дип таныштырганнар. Аферистлар чит кешеләр банк карталарыннан акчаларны салдырмас өчен, телефон номерларын алмаштыру буенча эшләр алып барыла дип аңлата. Эшне тизрәк тәмамлау өчен акчаларны тиз арада үз хезмәткәрләренә тапшырырга кушалар. 84 яшьлек пенсионер 750 мең сум акчасын подъезд төбендә көтеп торган таныш булмаган хатын-кызга тапшыра. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев