Шəhри Чаллы

Акча очсызлана...

Путин милли валюталарның девальвациясе куркынычы турында белдерде

Милли валюталарның девальвациясе зур куркыныч тудыра. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин видеоконференция форматында уза торган G20 саммитындагы чыгышы барышында белдерде. Чараны трансляцияләүне RT YouTube-каналы алып бара.

Россия лидеры фискаль керемнәр кими дип аңлатты, шул ук вакытта икътисадка өстәмә ярдәм кирәклеге арта.

Чыгыш барышында Путин шулай ук дөнья өчен төп куркыныч әйберләрне атады. Аның фикеренчә, бу массакүләм эшсезлек һәм ярлылык үсеше. Россия Президенты билгеләп үткәнчә, 2020 елда кешелек дөньясы очрашкан проблемаларның масштабы тиңдәшсез. Ул пандемия эшләтеп җибәргән икътисади кризисны «Бөек депрессия» вакытлары белән чагыштырды.

Купите квартиру на вторичном рынкеПроектная декларация на сайте https://наш.дом.рф/

 

Тэглар 

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Баш бит  Хәбәрләр

Эшсезләрнең яңа категориясе барлыкка килергә мөмкин

 21.11.2020

Дәүләт Думасына эшсезләрнең яңа категориясен билгели торган закон проекты керттеләр. Авторлары — КПРФ депутатлары. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Коронавирус пандемиясе фонында «мәҗбүри эшсезләр» дигән категория булдырырга тәкъдим ителә. Моңа югары әзерлек, гадәттән тыш яки башка махсус хокукый режим аркасында эшчәнлеген вакытлыча туктаткан эш бирүче тарафыннан хезмәт килешү буенча эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар керә.

Бу очракта Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә пособие түләнә. Ул мондый категориягә кергән гражданның уртача айлык хезмәт хакыннан һәм яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Пособие эш бирүченең эшчәнлеген тыйган көннән түләнә башлый.

Шулай ук чикләүләр кертелү аркасында эшчәнлекләрен туктаткан үзмәшгульләрне һәм шәхси эшмәкәрләрне дә эшсез дип танырга тәкъдим ителә. Бу очракларда яшәү минимумыннан ким булмаган пособие түләнергә тиеш.

Инициатива авторлары фикеренчә, бу ковидка каршы кертелгән чикләүләр аркасында катлаулы финанс хәлендә калган оешмаларны сакларга ярдәм итә.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: