Актаныш районының элеккеге башлыгы тоткарланды
Яңалыклар тасмасы

Актаныш районының элеккеге башлыгы тоткарланды

Ул 20 млн сум ришвәт алуда шикләнелә.

Татарстанның элеккеге вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов кулга алынды. 

Ул 20 млн сум ришвәт алуда шикләнелә. Якынча мәгълүматлар буенча, Энгель Фәттахов район башлыгы булып эшләгәндә, ришвәтне йортын реконструкцияләү өчен төзелеш материаллары белән алган. 

Кичә хокук саклау органнары вәкилләре Энгель Фәттахов өендә тентү үткәргәннәр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ришвәт Энгель Фәттахов тоткарлану

Нет комментариев