Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныш үзәк хастаханәсендә рентген компьютер томографиясе кабинеты барлыкка килде

31 августта Актаныш үзәк хастаханәсендә рентген компьютер томографиясе кабинетын ачу тантанасы булды. Әлеге чара Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Н. Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты А.Г. Хәбибуллин, баш табиб А.Р. Хаев катнашында “Татарстан Республикасы беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында уздырылды.

Рентген компьютер томографы Anaton 16 HD - бәясе 22млн.993мең 333.33 сум. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан диагностиканы яхшырту һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан билгеләнгән. Әлеге компьютер томографы барлык органнарны тикшерергә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында Актаныш үзәк хастаханәсендә әлеге компьютер томографының булуы кирәкле һәм актуаль. Әлеге компьютер томографында өйрәтелгән табиб рентгенолог И. И. Харисов һәм ике рентген лаборант эшләячәк. Пациентларны тикшерүгә уңайлы булсын өчен, компьютер томографы хастаханәнең 1 катында, кабул итү һәм йогышлы авырулар бүлеге реанимация бүлеге һәм интенсив терапия янында урнашкан. Элегрәк якындагы рентген компьютер томографы Чаллы шәһәрендә 140 км ераклыкта урнашкан булган, бу диагностика өчен зур уңайсызлыклар тудырган. Актаныш муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле технологияләр кертүгә зур әһәмият бирелә.

Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина