Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугада – халыкара фестиваль

15-18 июльдә Алабуганың Шишкин буалары мәйданында III халыкара музыка фестиваль була.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко әйтүенчә, “Алабугада җәйге кичләр” фестивалендә 4 көн буена ачык сәхнәдә Бельгия, Голландия, Франция, Израиль, Россиядән 200гә якын музыкант чыгыш ясый. “Фестивальдә Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, виолончелист Александр Князев, пианист һәм джаз импровизаторы Олег Аккуратов, пианист Юрий Мартынов, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “LaPrimavera” камера оркестры, Татарстанның камера хоры, Игорь Лерман җитәкчлегендәге камера оркестры катнаша. Фестивальгә РСФСРның халык артисты Сергей Шәкуровның килүе дә көтелә. Фестиваль кысаларында И. Шишкин, Н. Дурова музей-усадьбаларында, М. Цветаеваның әдәби музеенда көндез Мәскәү дәүләт милләтләр театрының иҗат лабораториясе спектакльләр күрсәтә.

Фото: http://www.elabuga.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль