Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алдаучыларга караганда акыллырак бул!

(Кеше кулыннан машина сатып алырга теләүчеләргә киңәш). Тормыш тизлеге бүген бермә-бер югары. Барыбыз да чаба, ашыга, кабалана, бер көндә берничә эшне башкарырга тели. Ашыкмасаң, әле кичә генә синнән бер артык җире дә булмаган таныш-белеш, туган-дошманнар күз ачып йомган арада узып китеп, тузанга батырып калдырырга да мөмкиннәр. Ә кешедән калышасы килми...

(Кеше кулыннан машина сатып алырга теләүчеләргә киңәш).

Тормыш тизлеге бүген бермә-бер югары. Барыбыз да чаба, ашыга, кабалана, бер көндә берничә эшне башкарырга тели. Ашыкмасаң, әле кичә генә синнән бер артык җире дә булмаган таныш-белеш, туган-дошманнар күз ачып йомган арада узып китеп, тузанга батырып калдырырга да мөмкиннәр. Ә кешедән калышасы килми бит, шайтан алгыры! Шуңа күрә бераз итәкләрне җыярга, тормыш тизлекләрен арттырырга туры килә. Эче пошмаган кешеләр дә бар, билгеле. Алар рәхәттә яшиләр ичмасам. Якын танышлар арасында берәүләр андый кешеләрне "тормоз предприятиесе" дип атыйлар. Бераз өстерәлә, соңга кала яисә озак уйлый башласаң, ул танышлар үзеңне дә шул предприятие әгъзасына әйләндереп куялар. Сизми дә каласың. Ә бит "тормоз предприятиесе" буласы килми лә!

Булмас өчен, кешедән калышмаска теләсәң, машина сатып алырга туры килә. Акчаң булса да, булмаса да. Яңага үрелсәң - кредитка, кулында акча булганнар базарга, махсус кибетләренә барып яисә белдерүләр сәхифәсеннән табып, кеше кулыннан сатып ала. Миллионнар белән эш йөрткән байгуралар турында сүз бармый, әлбәттә. Аларның үз дөньялары. Алар белән сөйләшә торган түгел. Керемнәре уртача хезмәт хакы күләменә җитәр-җитмәс булганнар хакында сөйләү.

Машинаны арадашчылардан башка гына турыдан-туры хуҗасыннан сатып алу иң отышлысы икәнен бөтен кеше белә. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай ул. Элеккегедән аермалы буларак, хәзер турыдан-туры машина хуҗасына чыгу җайлырак. Интернетта моның буенча махсуслашкан сәхифәләр буа буарлык. "Авито", "Сландо", "Яндекс авто", "Авто116" һәм башкалар. Машиналары да, бәяләре дә төрле. Берничә киң таралган автомобильләрнекен генә атап үтәсе килә. Россиядә җитештерелгәннәре, әйтик, 2010 елгы "Приора хетчбек" 200 мең сумнан башлана. 2012 елгы "Приора универсал" бар - 190 мең тирәсе. Өр-яңа диярлек "Калина хетчбек спорт" - 450 мең тәңкә. 2008 елгысы да бар. Бәясе өч тапкырга арзанрак - 130 мең сум.

Чит ил машиналарыннан 2013 елгы "Форд Фокус седан" - 600 мең тирәсе. Машиналар комплектациясе, уңайлылык дәрәҗәсенә карап, 15-50 мең тирәсе. Мисал өчен, 2012 елгы "Фольксваген Поло" 370 мең тәңкә тора. Шул ук елгы, ә "уңайлылык дәрәҗәсе" югарырак дип әйтик, 410 мең тәңкә. 2013 елгы "Шевроле Авео"ның икенче үзгәртелгән төре 400 мең тәңкәдән алып 450 мең тәңкәгә кадәр. Чит ил машиналары арасыннан чагыштырмача арзаннар да бар. Болар - Кытайныкылар. Мәсәлән, 2013 елгы "Лифан Солано" 250 мең сум тора.

Кыскасы, машиналар күп, җаның теләгәнен тап та, сайлый гына бел. Ә менә сайлау мәсьәләсенә килгәндә, дөрестән дә, билгеле бер күләмдә сәләт, белем һәм тәҗрибә булу кирәк, әлбәттә. Юкса, кәкре каенга терәтеп калдыруларын көт тә тор. Шуңа, гадәттә, машина карарга дип әлеге өлкәдә "әзме-күпме йөзгән" берәр дус, туган, таныш кешене ияртеп баралар да инде. "Әзме-күпме йөзгәннәр"гә машина ремонтлаучылар, эчен-тышын рәтләүчеләр керә торгандыр. Нинди генә оста машина төзәтүче дустың булмасын, миңа калса, берсе дә "тимер ат" сату-алу белән шөгыльләнә торган арадашчы-мазар затка тормый инде. Аннан да яхшысы юк. Андый танышың булса, беркайчан да оттырмаячаксың. Чөнки ул арадашчылар барлык яшерен серләрне, кимчелекләрне дә беләләр, аны яшерү юллары белән таныш. Тик бер генә каршылык бар: аларны тотып булмый, һәрвакыт вакытлары кысан. Бер шалтыратасың, ике шалтыратасың, өченчесендә инде түзмичә, кул селтәп, әлеге дә баягы машина төзәтү остаханәсендә эшләүче дустыңны ияртеп барасың. Үземнән чыгып әйтәм, берничә шундый таныш бар. Шул танышлыктан ары ниндидер файдалары тигәне дә юк. Шулай да, берсе "тотылды" берчак. Максатчан рәвештә эзләп йөрмәдем, очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Минем кебек үк Райнур исемле ул - адаш ягъни мәсәлән. Ватык машиналар сатып алып, шуны ясап, "җан өреп", яңадан "аякка бастырып", башка берәүләргә сату белән шөгыльләнә...

Машина сатып алган вакытта, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде ул безгә. Белгәннәр "беләм иде инде мин моны" дип, ваемсыз гына читтә көнбагыш чиртеп басып торды, белмәгәннәр, ягъни минем ишеләр колакларын торгызды. Дөнья хәлен белеп булмый, кирәге чыгып куяр я!

Яңалык түгел, асылда сатып алучыга машинаның һәлакәткә эләгеп, имгәнмәгән булуын ачыкларга кирәк. Вак-төяк имгәнүләр куркыныч түгел, алары булу яхшырак та әле. Чөнки, әйтик, өч-биш ел йөргән машина сыдырылмыйча, таш чәчрәп, әзме-күпме буявы кырылмыйча калмый. Әгәр андый вак-төяк кимчелекләр булмый икән, шикләнергә урын бар дигән сүз. Димәк, буяган! Шуңа күрә машинасын сатарга җыенган кешегә, вак-төяк сыдырулар булса, буямаска киңәш итәдер дә инде үз эшенең осталары.

Машина алганда шулай ук тәрәзәләрен дә тикшереп чыгарга кирәк. Аның бер почмагында вак кара хәрефләр белән җитештерелгән елы язылган була, ди. Әйтик, төрлесендә төрле ел күрсәтелгән икән, димәк, алыштырылган дигән сүз. Ник алыштырылган? Димәк, бәрелгән, һәлакәткә эләккән һәм башкалар.

Машинаны һәм кузов деталендәге араларны да тикшерергә, үзара чагыштырырга кирәк. Мәсәлән, капотның алгы канатларга тоташкан урындагы ике ян-як ярыкны яки багажникның арткы канатларына тоташкан ян-як араларны чагыштырырга кушалар. Күз белән аерып булмаса, линейка чыгарып үлчәп карау да комачау итми. Алар бер төрле булырга тиеш икән. Чөнки завод тигез итеп чыгара. Ә менә чит кеше "кулы кергән" очракта тигезлек бозылырга да мөмкин, ди. Кеше кулы катнашкан икән, детальләр алыштырылган дигән сүз. Детальләр алыштырылган, димәк, бәрелгән, яньчелгән, һәлакәткә эләккән һәм башкалар...

Машина кузовы детальләренең буялган-буялмаганлыгын да җентекләп карап аерырга мөмкин, ди белгеч. Буялган булса, буявы сизелер-сизелмәс кенә "кытыршырак" була. Кулга, бармакка сизелми, ә менә күз белән "тою" мөмкин. Деталь белән детальне чагыштыру зарур. Чөнки яньчелсә, бәрелсә, ул детальне, гадәттә, тулысынча буйыйлар. Күзгә сизелмәсен өчен шулай эшлиләр икән.

Шулай итеп, әгәр бер деталь өслеге шоп-шома, ә икенчесенеке сизелер-сизелмәс кенә булса да "кытыршы" икән, димәк, тагын шундый ук нәтиҗә - бәрелгән, яньчелгән, һәлакәткә эләккән...

Нечкәлекләре, серләре әле тагын бер букча тулы. Адаш иң кирәклеләрен генә сөйләде. Тагын шулай очрый калса, калганнарын да сөйләргә вәгъдә бирде...

Ә менә иң төп киңәше - гомергә онытмаслык, тормыш шигаре итеп алырлык: алданасың килмәсә, үзең алда! "Алдау" дигәндә алдаучыларга караганда акыллырак диюе булгандыр инде. Һәрхәлдә, мин шулай аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев