Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина гражданнарны кабул итте

Очрашуда гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыда гражданнарны кабул итте. Ул ай саен тематик очрашулар оештырылачагын әйтте. Беренче очрашу Россиядә гаилә елы башлануга багышланган иде. 

Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы идарәсе башлыгы Ленар Шакиров, шәһәр Советы депутаты, «Чудо дети» дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры Ася Кислова катнашты. 

Әлфия Когогина Россиядә гаилә кыйммәтләренә игътибар зур булуын ассызыклады. Кайбер чаралар турында сөйләде. Мәсәлән, беренче һәм икенче бала тугач ана капиталы түләнә. Аның күләме ел саен арта. Моннан тыш, 2018 елдан башлап, балаларга бер тапкыр 10 мең сум пособие түләнде. 

Күпбалалы Виктория Орлова балаларга пособиене арттыру мәсьәләсе белән килгән. Депутат аның гозерын тыңлап, гамәлдәге кануннар нигезендә ярдәм итәргә ышандырды. 

Әлфия Когогина журналистларны хезмәттәшлеккә чакырды. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча РФ Дәүләт Думасы депутаты гаиләләргә ярдәм