Әлфинә Әзһәмова чит илгә киткән
«Россиядән килгәннәрне бик яраталар», - ди.
Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова Таиландка ял итәргә киткән. Моңарчы аның чит илләрдән Төркиягә генә барганы булган.
– Сәяхәткә улым гаиләсе белән бардым. Беренче тапкыр шундый озак – Казаннан Пхукет устравына 9 сәгать очтык. Биредә эссе, күләгәдә 32 градус. Халкы, аеруча хатын-кызлары чибәр, гел елмаеп торалар. Тәмле ашаталар.
Кичә Малайзиягә барып кайттык. Самолетта нибары сәгать ярымлык юл. Анда игезәк манара дип аталган матур, биек биналарны бик тә күрәсем килгән иде. Чынлыкта алар тагын да шаккаттыргыч икән.
Бии торган фонтаннар карадык. Халкы күпчелек мөселманнар, исем китте - кызу булса да барлык хатын-кызлар кара яулык бөркәнгән. Аннары шуңа шаккаттым - юллары тип-тигез, чокыр яисә чатнаган урын булса, шундук рәтләп куялар.
Ә монда Пхукет утравында юллар тар, нигездә мотоцикл белән генә йөри торган. Шулай да кешеләр бер дә ачулы түгел, итагатьле, әдәпле. Кичә монда җирле Яңа ел үтте. Бәйрәм традициясе буенча кешеләр көне буе бер-берсен су коендырдылар, кызык. Биредә туристларны, бигрәк тә Россиядән килгәннәрен бик яраталар" – дип уртаклашты Әлфинә ханым. Ул социаль челтәрләрендә әлеге илдә төшергән кызыклы видеоларын урнаштырып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев