Аллергия генә димәгез...
Томау төшә, борыннан ага, күзләр кызара, ютәлләтә, сулыш алу кыенлаша, хәтта Квинке шешенүе, анафилактик шок булырга мөмкин.
Берничә гасыр элек аллергия турында белүче дә булмаган. Бүген аның белән җир йөзендә һәр дүртенче кеше интегә. Хәтта балалар да. Табиблар аллергияне кеше иммун системасының характеры дип атый. Ягъни организм аллерген белән очрашкач, «котыра», көрәшә башлый. Нәтиҗәдә, ул сәламәтлектә чагыла. Томау төшә, борыннан ага, күзләр кызара, ютәлләтә, сулыш алу кыенлаша, хәтта Квинке шешенүе, анафилактик шок булырга мөмкин. Әлеге чирдән котылып буламы? Хәлне җиңеләйтү өчен нинди чаралар күрергә кирәк? 6нчы поликлиника педиатры, табиб-аллерголог Зилә Сафина белән сөйләштек.
– Аллергиянең барлыкка килү сәбәпләре нинди?
– Аллергия – ул башкача иммун системасында тайпылышлар, организмның ят матдәләргә, аллергеннарга каршы җавабы. Ул нәселдән дә килергә мөмкин. Әти-әнисе яисә әби-бабасы аллергик икән, балада да аллергия булмас димә. Әлеге авыруга бронхлар, үпкәләрдә хроник чирләр булу, начар экологик шартларда яшәү, нерв системасына көч килү дә этәргеч булырга мөмкин.
– Аллергия башка авырулар белән охшаш диләр... Аны ничек аерырга?
– Әйе, паразит авырулары белән охшашлыгы бар. Организмда паразитлар булганда кычыту, ирен тирәли ялкынсыну күзәтелә, тимгелләр чыга. Шул тимгелләрне аллергия белән бутыйлар да. Моннан тыш, поллиноз ОРВИ белән охшаш. Шулай ук төчкертә, күздән яшь ага, томау төшә. Әмма шул ягы бар - аллергия температурасыз уза. Ул дәвамлы. Шуңа күрә без иң беренче чиратта сораштыру үткәрәбез. Аллергиянең сәбәбен ачыклыйбыз. Кирәк очракта тест ясаттырабыз, анализлар бирдерәбез. Сиптомнарны алу өчен дәвалану курсы билгелибез. Пациентның хәле яхшыргач, иммунитетын күтәрү буенча эшлибез.
– Пациентларыгыз күбрәк нинди төр аллергия белән интегә?
– 3 яшькә кадәр балаларның күбесендә сыер сөте аксымына аллергия. Аларда атопик дерматит башлана: битләре кызарып чыга, юешләнеп, кычытып тора. Балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүче балаларда исә сезонлы үсемлекләргә аллергия күзәтелә. Аеруча каен серкәсенә аллергия белән интегүчеләр күп. Ул апрель-май аенда активлаша. Аннан башка күпме агач-куак, үсемлек бар бит! Июльдә - арышбаш (тимофеевка), айравык (ежа сборная), болын йончасы (мятлик), актамыр (пырей), августта әрем, амброзия чәчәк ата.
– Аллергиядән котылып буламы?
– Тулысынча котылып булмый. Чөнки бу күп очракта генетик дәрәҗәдә салына торган хроник авыру. Әмма аның симптомнарын җиңеләйтү һәм чирне аздырмау өстендә эшләргә кирәк. Беренчедән, аллерген белән элемтәне киметергә кирәк. Агачлар чәчәк аткан вакытта урман-кырларга, паркларга чыкмасаң хәерлерәк. Икенчедән антигистамин дарулар эчеп, симптомнарны киметергә яки аларны булдырмый калу мөһим. Әмма даруларны табиб киңәшеннән башка эчәргә ярамый. Моннан тыш, АСИТ-терапия (аллерго-специфик иммунотерапия) кулланыла. Организмга әз-әзләп аллерген кертеп дәвалау дигән сүз. Әйтик, каен серкәсенә аллергия икән, пациентлар әз-әзләп каен аллергены кабул итә башлый. Табиб дозасын үзе билгели. Аны аллергия башланганчы өч ай алдан куллана башлыйлар. Шул рәвешле иммун системасы аллергенга әкренләп ияләшә, «котырмый», сабыр гына кабул итә. Әмма ул аллергияне тулысынча бетерәчәк дигән сүз түгел. 3-5 ел дәваланып, 10 елдан соң да аллергия «баш калкыта» башларга мөмкин.
– Аллергия белән интегүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Аллергия вакытында бераз диетага утырасы була. Кишер, сыер сөте, кош-корт ите кебек аллергия чыгаручы продуктлардан да баш тартырга кирәк. Бу агач, кыр үсемлекләре серкәләренә аллергия булган кешеләргә дә кагыла. Чөнки «перекрестная» аллергия дигән төшенчә бар. Әрем серкәсенә аллергиясе булган кешегә алма, манго, киви, арахис, хәлвә, укроп, шпинат, әнис, бал, кишер, кавын, банан сарымсак ашарга ярамый, чөнки аларның аллергеннары охшаш.
Аксым структуралы продуктлар, балык, арихис, гистамин күп булган продуктлар да ашаудан да баш тартсаң хәерлерәк. Йөкле әниләргә алдан ук профилактик чаралар күрергә киңәш итәр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев