Әлмәт трактыннан 43 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озаттылар
Яңалыклар тасмасы

Әлмәт трактыннан 43 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә озаттылар

Ул юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрде.

Әлмәт трактында 3 машина катнашында көчле авария булды. Башта газель машинасы  белән УАЗ-Патриот автомобиле бәрелешә. Соңыннан газель артына ВАЗ-21099 машинасы да килеп бәрелә. Инспекторлар әйтүенчә, ул дистанцияне сакламаган була. Нәтиҗәдә ВАЗ автомобиле пассажиры зыян күрде. 43 яшьлек хатын-кызны шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаттылар. 

Фотолар Чаллы Автоинспекциясенеж пропаганда бүлегеннән алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев