Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Әлмәттә ике беспилотникны бәреп төшерделәр

Җирле хакимият кисәтү белән чыкты.

Бүген Әлмәт шәһәренә дә беспилотниклар һөҗүм итте. Нефть суырту станциясен шартлату максаты булган. Бу хакта SHOT телеграм-каналы хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл хәвеф-хәтәрсез тәмамланды: ике очкычны һавада бәреп төшерделәр. 

Бу вакытта җирле хакимият җитәкчелеге рәсми телеграм-каналында һөҗүм куркынычы турында кисәтү белән чыкты. Шәһәр халкын подвалларга төшәргә һәм тәрәзә янына якын килмәскә киңәш итте.

Исегезгә төшерәбез, беспилотниклар бүген Казанга да һөҗүм иттеләр. Анда газ цистернасы янды. Түбән Камада «Танеко» компаниясе хезмәткәрләре эвакуацияләнде. Казан һәм Чаллы аэропортлары вакытлыча ябык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев