Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Альцгеймер авыруын кисәтү өчен нәрсә ашарга?

Кызганычка каршы, бу авыру өлкән яшьтә күпләрне сагалап тора...

Барлык авыруларны кисәтү өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк.
Ә Альцгеймер авыруы булмасын өчен хәтер, баш мие өчен күнегүләр ясап торырга кирәк. Мәсәлән, кроссвордлар, башваткычлар чишәргә, шигырьләр, әсәрләр ятларга.
Әлбәттә, күп нәрсә тукланудан тора. Белгечләр бер татлы ризыкның Альцгеймер авыруын кисәтүгә ярдәм итүен ачыклаган.
Борынгы Грузиядә бу кондитер азыгын бездәге икмәк-тозга тиңләгәннәр.
Ул – козинак. Бал һәм чикләвекләрдән әзерләнүче тәмле десерт туклыклы һәм файдалы, баш миен иртә картаюдан саклый. Балдагы серотонин эмоциональ халәтне дә яхшырта. Чикләвекләр хәтергә яхшы йогынты ясый, баш миенең картаюын кисәтә.
Белгечләр козинакны даими кулланырга киңәш итә, чөнки ул Альцгеймер авыруына яхшы кисәтү чарасы булып тора.

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X