Алты хәрби һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Алты хәрби һәлак булган

Тикшерү эшләре бара

Курск өлкәсендә блиндажда янгын чыгу сәбәпле, алты хәрби хезмәткәр һәлак булган. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы  Россия Оборона  министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, 20 февральдә, яна торган материаллар белән эш иткәндә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу сәбәпле, җиңел кабына торган сыеклыкка ут капкан. Ялкын мизгел эчендә блиндажны камап алган һәм алты «срочник» үлгән.

Хәзер фаҗига урынында хокук саклау хезмәткәрләре эшли. Көнбатыш хәрби округ комиссиясе белән уртак тикшерү үткәрелә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


янгын иминлек сак фаҗига МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев