Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әҗмәкәй юлындагы авариядә һәлак булучыларның шәхесе билгеле

Дәүләт автоинспекциясе яңа мәгълүматлар җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге сәгать 6.40  Тукай районының Әҗмәкәй юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. "Great Wall" автомобиле белән "Nissan" машинасы бәрелеште. Тукай районының баш автоинспекторы Шамил Ганиев белдерүенчә, "Great Wall" юл кагыйдәләрен боза. Каршы полосага чыгып, зур тизлек белән бара һәм нәтиҗәдә "Nissan" автомобиле белән капма-каршы бәрелешә. 

35 яшьлек "Nissan" машинасын йөртүче һәм 38 яшьлек пассажиры урында һәлак булалар. Икенче пассажиры, 37 яшьлек ир-ат, төрле тән җәрәхәтләре ала: бик каты башына зыян килә, умыртка сөяге һәм сул аягы сына. Аны Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озаталар. Егетләрнең өчесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Алар өчесе дә Кече Шилнә авылыннан. 

Авариягә сәбәпче булган "Great Wall" автомобиле хуҗасының башына зыян килгән. 39 яшь ир-атны хастаханәгә озатканнар. Ул Ильбухтино авылыннан. Баш автоинспектор әйтүенчә, машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. 


 

Тукай районының Дәүләт автоинспекциясе бүлеге фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте