«Җәмигъ» мәчете гөмбәзен Чаллы эшчеләре ясамый
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете гөмбәзен Чаллы эшчеләре ясамый

Аның өчен махсус белгечләр чакырттылар.

"Җәмигъ" мәчетенең зур гөмбәзен тышлый башладылар. Ул зәңгәрсу төсендә булачак. Аның диаметры 19 метр. Исегезгә төшерәбез, гөмбәзне махсус Волгодонск заводында ясаттылар. Чаллыга кайтарту өчен генә 20 фура кирәк булды. Конструкцияләрне җыю җиңелләрдән түгел, шуңа күрә Волгодонск белгечләрен чакырттылар. Объектта 4 эшче хезмәт куя. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа мәчет

Нет комментариев