Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете кайчан төзелеп бетәчәк?

Өч ай эчендә 12 млн сум акча җыелган.

«Җәмигъ» мәчете территориясендә техника бер минут та тынып тормый. Хәтта ял көннәрендә дә. Апрель уртасында биек манараларның тимер-бетон эшләрен тәмамладылар. Хәзер инженерлык челтәрләрен ясыйлар. Киләсе елда буяу-сылау эшләренә керешергә уйлыйлар.

"Җәй җылылык трассасын ясау, газ торбаларын үткәрү, электрга тоташтыру кебек бурычлар тора. Болар да бит зур эш. Җылылык сезонына кадәр бөтен корпусларга герметизация ясап, котельнаяга ялгап чыгарга иде. Мәчетебез якынча 40 процентка әзер. Эчендә буяу-сызу, роспись эшләре бар. Манараларга облицовка ясарга, витражлар куярга кирәк. Аның өчен махсус люлькаларга заказ бирдек", - ди "Җәмигъ" мәчетенең финанс ярдәме фонды директоры Уел Хөсәенов.

Мәчет тулысынча иганәчеләр акчасына төзелә. Шуңа күрә аның кайчан төзелеп бетәчәге төгәл билгеле түгел. Фонд квартал саен хисап тота. Быел өч ай эчендә 12 млн сум акча җыелган 

"Куар-код буенча да җибәрәләр, сайт аша да акча салалар. Мәчеткә китереп бирүчеләр дә бар. 10 мең, 5 мең, 4 мең, 1 мең , 500 сум, 300, хәтта 50 сум салучылар бар. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Аллаһка шөкер. Мондый кешеләребез булганда мәчетебез тизрәк төзеләчәк", - ди финанс фонды җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев