«Җәмигъ» мәчете төзелешенә кем иң күп акча күчергән?
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете төзелешенә кем иң күп акча күчергән?

Попечительлек советы узган елга нәтиҗәләр ясады.

Узган ел «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 94 млн сумга якын акча җыелган. Иң күп акча бирүче – «Санрайс Капитал» компаниясе. Ул 50 млн сум күчергән. 

«Җәмигъ» мәчете үзе 9 млн сум җыюга ирешкән. 5 млн сум Илшат Фәрдиевның «Сетевая компания»се биргән. «РБР-16» җитәкчесе Таһир Сөнгатуллин, «Чаллы икмәге» генераль директоры Рафаэль Сөләймәнов 1шәр млн сум күчергәннәр. «Юнайтед Девеломпент Групп» компаниясе 1 млн сумнан артык акча биргән. Хәйриячеләр күп. Исемлектә барлыгы 29 оешма-предприятие. Суммалар 5 мең сумнан башлана.

Шәһәрдәшләрдән 13 млн ярым җыелган. 7 млн 408 мең сумны акчалата китергәннәр.

Искәртергә кирәк, кайбер предприятиеләр хезмәт күрсәтү белән дә үз өлешен кертә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев