Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Җәмигъ” мәчете төзелешенә кем 90 миллион сум биргән?

Хәйриячеләр исемлеге билгеле.

“Җәмигъ” мәчете төзелеше дәвам итәчәк. Узган ел хәйриячеләр тарафыннан 90 миллион сум җыелды. Бу шәһәр өчен зур сумма.

Шунысы сөендерә: ярдәм итәргә теләүчеләр шактый. Узган елның соңгы 3 аенда гына “Җәмигъ” мәчете төзелешенә 20 миллион сум җыйганнар. “Мед+ күп функцияле медицина үзәге” компаниясе 7,5 миллион сум күчергән. Моңарчы да ул 5 миллион сум сарыф иткән. 

Исемлектә Илшат Фәрдиевның “Сетевая компания” АҖ дә бар. Ул 5 миллион сум күчергән. “РБР 16” предприятиесе директоры, шәһәр советы депутаты Таһир Сөнгатуллин – 1,5 миллион, Юнысовлар гаиләсенең “Чаллы икмәге” предприятиесе – 1 миллион сум. 

Гади халык та кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Карта аша җибәрүчеләр дә, акча тотып килүчеләр дә күп. Барлыгы 1,8 миллион җыелган. 

“Җәмигъ” мәчетенең попечительлек советы белдерүенчә, материаллар белән ярдәм итүчеләр дә бар. Әйтик, “РИФ” компаниясе 9 миллион сумлык мәрмәр белән тәэмин иткән. Гөмбәзләрне ясау һәм урнаштыру эшләрен үз өстенә шәхси эшмәкәр Миронов О.К е алган. Моның өчен ул 7 миллион сум тоткан. “КамАвтоСтрой” компаниясе 3,2 миллион сумга мәчет каркасын бетон белән каплаган. 

Башкарыласы эшләр дә әле шактый диләр Попечительлек Советында. Январьда ике кече манараны күтәрә башлаячаклар. Әлегә ул 27 метр биеклектә. 50 метрлы булачак. Берьюлы ярымайлар урнаштыру да планлаштырыла. Аларны заказ буенча яз көне кайтартачаклар. Соңыннан 69 метрлы зур манараларны күтәрә башлаячаклар. Алар әлегә 18 метр биеклектә. 

5 гөмбәзнең 2се тулысынча әзер. Иң зурысын, 19 метр диаметрлы гөмбәзне Волгодонскида ясатканнар. Аны январь аенда кайтарачаклар. Моның өчен фуралар белән 20 рейс ясарга туры киләчәк. Урнаштыру февраль-мартка каралган. Мәчетнең тышкы стенасы ак мәрмәрдән булачак. Җитештерүче компания белән ташламалы бәягә килешү төзелгән.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәчет