Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әмир хәзер Люцифер. Чаллыда яшәүчеләр ни өчен исемнәрен үзгәртә?

Чаллы ЗАГСына исем-фамилияләрен үзгәртергә теләп, 670 кеше мөрәҗәгать иткән.

2022 ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк. Исемнәреннән аеруча хатын-кызлар канәгать түгел. Барлыгы 518 гүзәл зат гариза язган. Исем алыштырырга теләү сәбәпләре төрле. Шуларның берсе - гаилә традицияләрен дәвам итәргә теләү. Әйтик, Павел исемен бабасы исеме Александрга үзгәрткән. Бабай яхшы тормышта яшәгән, янәсе аның исеме оныгына да бәхет китерәчәк.

Аннан соң шәһәрдәшләрнең күпләренә үз исемнәре ошамый, ди ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. Людмила исемен Регинага, Анжелика - Кирага, София - Александрага, Юлия - Маринага, Диана Кристинага алыштырган. Исемнәрен кыскартучылар да бар. Анастасиягә хәзер Ася, Миләүшәгә - Миля, Эльвинага Эля дип эндәшәләр.  

Үзенчәлекле исемнәр сайлаучылар да бар. Әйтик, Алексей исемен Анжелога, Роберт - Роберто, Әмир - Люцифер, Анастасия - Анестейша, Лилия - Айелет, Татьяна - Талисуга, Оксана - Айлин исеменә үзгәрткән. алыштырган. Чаллыда 3 исемнәнә торган хатын-кыз да яши. Ул үзенә Кристина-Алиса-Роксана исемен сайлаган.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев