«Әнә, яшьләр утырсын!.. Кит, мондый оятсызлык була аламы?!»
Яңалыклар тасмасы

«Әнә, яшьләр утырсын!.. Кит, мондый оятсызлык була аламы?!»

Автобуска кереп бастым. Гадәттәгечә буш урыннар юк, бик тыгын. Янымда өлкән яшьтәге ханым белән бер ир-ат басып тора. Ә безнең кырыйдагы утыргычта 16-17 яшьләрдәге бер кыз утыра.

Басып баручы ханым тун кигән, җитмәсә зур гына пакет тоткан. Читтәрәк моны күзәтеп барган икенче ханым: «Пакетыгызны миңа булса да бирегез» дип, аны алмакчы булды. Басып баручы ханымның моңа күңеле булды, үзенең яклаучысын тапты булса кирәк: 

– Ярар, без ничек тә басып барабыз. Әнә, яшьләр утырсын! Бернинди оят-фәләннәре юк бит! Утырмас та идем, урын биримме дип сорамыйлар да бит, – дип, алда утырган теге яшь кызга ишарәләде. 

Басып баручы ханымның пакетларын күтәреп барырга риза булган хатын-кыз шул мәлне сикереп торды да, баштан бу кызга ике кулы белән төртеп алды: 

– Әй, син! Ишетәсеңме? Синең турында әйтәбез бит без! Оят түгелме сиңа? Әби тиешле кеше басып тора, ә син җәелеп утыргансың?! Бу хәтле тәртипсез, тәрбиясез булырсың икән! – дип, бу яшь кызга ябырылды. 

– Минем бит рюкзагым авыр... Әле зур да ул! Торсам, тагын да күбрәк кешегә уңайсызлык тудырырмын бит, – диде җавап итеп теге кыз. 

– Тагын на наданрак, ахмаграк җавап таба алмадыңмы?! Кит, оятсыз! – диештеләр автобустагы кешеләр. Бу юлы инде теге кыз нидер булса әйтергә җөрьәт итмәде! 

Гөлия Ибатуллина язып алды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев