Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталын – яңа максатларда

Россия Президенты Владимир Путин "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы законга төзәтмәләр кертте. Аның нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала тугач бирелә торган ана капиталын инвалид балаларны тернәкләндерү һәм социаль адаптация өчен аңа кирәкле товарлар алу, хезмәтләр өчен түләүгә тотарга мөмкин булачак. Товарлар...

Россия Президенты Владимир Путин "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы законга төзәтмәләр кертте.

Аның нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала тугач бирелә торган ана капиталын инвалид балаларны тернәкләндерү һәм социаль адаптация өчен аңа кирәкле товарлар алу, хезмәтләр өчен түләүгә тотарга мөмкин булачак. Товарлар дигәннән, ул торак йортлардагы пандуслар да, махсус караватлар, массаж өстәлләре, велосипед һәм башкалар була ала. Медицина хезмәтләренә дә түләп булачак. Ана капиталы акчасын ул бирелгән инвалид бала өчен генә түгел, гаиләдәге башка мөмкинлекләре чикле балага да тотарга мөмкин. Акчаны куллану өчен балага өч яше тулганын көтәргә кирәкми. Ана капиталының тулы суммасын ата-анага бирмиләр. Тернәкләндерүгә киткән товарлар һәм медицина хезмәтләре өчен чыгымнар касса чеклары нигезендә Россия Пенсия фонды тарафыннан компенсацияләнә. Тагын бер яңалык: ана капиталы бирү буенча программа тагын биш елга озайтыла. Киләсе елда ана капиталының суммасы 475 мең сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев