Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аналар һәм балалар үлемен киметү өчен

Та­тар­стан ра­йон­на­ры­ның үзәк хас­та­ха­нә­лә­рен­дә ба­ла та­бу бү­лек­лә­ре кыс­кар­ту­га ду­чар­ бул­ды. Де­кабрь аен­нан - Мөс­лим, Апас, Юга­ры Ос­лан, Ба­лык Бис­тә­се, Кай­быч, Ка­ма Та­ма­гы, Яңа Чиш­мә, Чир­ме­шән ра­йон­на­рын­да­гы бү­лек­ләр ябыл­ды. Хә­зер Ка­ма Та­ма­гы һәм Кай­быч ра­йо­нын­да яшә­ү­че йөк­ле ха­тын-кыз­лар бә­би та­бар­га Яшел Үзән­гә барырга тиеш.

- Мо­ңа ка­дәр ба­ла тап­ты­ру өч дә­рә­җә­дә алып ба­рыл­ды, - ди Яшел Үзән үзәк хас­та­ха­нә­се­нең аку­шер­лык бу­ен­ча баш та­биб урын­ба­са­ры Гөл­на­ра Әх­мәт­җа­но­ва. - Сау-сә­ла­мәт йөк­ле ха­тын­нар яшәү уры­ны бу­ен­ча ра­йон үзә­ген­дә ба­ла тап­ты. Сә­ла­мәт­ле­ген­дә җи­ңел­чә үз­гә­реш­ләр бул­ган­нар ба­ла­сын без­не­ке ке­бек икен­че дә­рә­җә са­нал­ган Чал­лы­да­гы, Тү­бән Ка­ма­да­гы ба­ла та­бу бү­лек­лә­рен­дә ту­дыр­ды. Җит­ди чир­ләр бе­лән исәп­тә то­ру­чы­лар исә Ка­зан­га РКБ ба­за­сын­да эш­лә­ү­че пе­ри­на­таль үзәк­кә җи­бә­ре­лә иде. Де­кабрь аен­нан бү­лек­ләр ябыл­гач, без­гә күр­ше ра­йон­нар­дан да ки­лә баш­ла­ды­лар. Мо­ңа ал­дан ук әзер­лән­дек: җи­һаз­лар бар, хез­мәт­кәр­лә­ре­без җи­тәр­лек, ашы­гыч яр­дәм тә­ү­лек буе күр­сә­те­лә. Ра­йон­нар, авыл­лар бе­лән те­ле­фон­нан да элем­тә­гә ке­рә ала­быз. Ра­йон­нар­да бү­лек­ләр ту­лы­сын­ча ябы­лып бет­мә­де, ан­да ае­рым ятак урын­на­ры сак­ла­нып кал­ды. Үзе­без дә кон­суль­та­ция үт­кә­рер­гә ба­рып йө­ри­я­чәк­без.

Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гын­да исә бу га­мәл­не ябы­лу дип тү­гел, ә шарт­лар­ны ях­шыр­ту, ана­лар һәм ба­ла­лар үле­мен ки­ме­тү өчен дип аң­ла­та­лар. Ми­нис­тр­лык­ның мат­бу­гат үзә­ге хә­бәр итү­ен­чә, йөк­ле­лек чо­рын­да һәм ба­ла тап­кан­да ха­тын-кыз­лар­ның 65 про­цен­ты­на өз­ле­гү кур­кы­ны­чы яный. Га­дә­ти ра­йон­нар­да бу күр­сәт­кеч та­гын да зур­рак.

Әле­ге яңа­лык бу­ен­ча, Апас ра­йо­ны ха­тын-кыз­ла­ры - Бу­а­да, Яшел Үзән­дә, Мөс­лим, Чир­ме­шән­нәр - Әл­мәт­тә, Яңа Чиш­мә­не­ке­ләр - Чис­тай­да, Ба­лык Бис­тә­се ха­тын­на­ры Алек­се­евс­ки­да, йә Ка­зан­да ба­ла та­бар­га ти­еш бу­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев