Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аномаль салкыннар килә

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, атна башында, Татарстанда явым-төшемнәр туктый, ә температура фоны түбәнәя: төнлә -23, -29, көндез -17, -22 градус салкын булуы көтелә.

Якын көннәрдә Россия территориясенең күпчелек өлешендә аномаль салкын һава торышы көтелә. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, Россиянең Европа өлешендә нормадан тайпылыш – 15, Азия өлешендә 18 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

«Идел буе федераль округында (округның күпчелек өлешендә) шулай ук -20, -30, урыны белән -32 градуска кадәр суыта, аномалия 6-12 градус тәшкил итәчәк, бу нормадан түбән», — дип искәртте Вильфанд.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев