Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә магнит давыллары 19 көн дәвам итәчәк

Сәламәтлеккә зыян салмасын өчен нишләргә?

Апрель ае һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр өчен авыр чор булырга охшап тора. Белгечләр язның икенче ае магнит давылларына бай булачак, дип кисәтә. Башка айлардан аермалы буларак апрельдә алар 19 көн дәвам итәчәк. Шул рәвешле 4 апрель – 23 апрель аралыгында сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Бу чорны җиңелрәк уздыру өчен нәрсәне истә тотарга? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова безгә шул хакта сөйләде. 

Кеше ник бирешә?

Бу чорда организмның стрессларга каршы торучанлыгы кими. Магнит давыллары вакытында кеше еш кына хәлсезлек, йокысызлыктан интегә, ярсучанга әйләнә, кискен тавыш, яктылыкка сизгерлеге арта. Баш авырту, буыннар сызлау, йокымсырау кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Кемгә аеруча сак булырга?

Магнит давыллары вакытында кан куера, тамырлар буйлап акрынрак хәрәкәт итә башлый. Шуңа күрә магнит давыллары вакытында иң беренче чиратта ишемия, гипертония кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр кәефсезләнә. Баш миенең кан тамырлары кысылган, инсульт кичергән кешеләр дә бу чорны авыр уздыра. Магнит давыллары вакытында өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ник дигәндә, яшь барган саен, кан тамырлары зәгыйфьләнә, тышкы көчләргә каршы тора алмый башлый. Нерв системасы какшаган кешеләргә дә бу чорда сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Ничек тукланырга?

Магнит давыллары вакытында майлы, тозлы, әче, ысланган ризыклардан баш тарту хәерле. Ник дигәндә, алар организмдагы суны тоткарлый. Бу көннәрдә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, аерым алганда, йөзем, абрикос, мүк җиләге, караҗиләк, карлыган, лимон, банан ашарга кирәк. Алар кандагы адреналин күләмен киметә, шул рәвешле йөрәккә көч килми. Бөтнек, җиләк чәйләре, мелисса, гөлҗимеш, сары мәтрүшкәдән төнәтмәләрнең дә шифасы тими калмас. Магнит давыллары вакытында исерткеч эчемлекләр дә кулланмаска кирәк.

Алдан әзерләнеп буламы?

Яхшылап йокыгызны туйдырыгыз. Көн саен ярты сәгать булса да урамда йөреп керү өчен вакыт табыгыз. Җәяү йөрү нерв системасын ныгыта. Димәк, алда көтелгән магнит давыллы көннәрне дә җиңелрәк уздыра алачаксыз. Мунча керергә яраткан кешеләр дә магнит давыллары күзәтелгән көннәрне җиңелрәк уздыра.   

Магнит давыллары сәламәтлеккә зыян салмасын өчен нишләргә?

– Билгеле булганча, магнит давыллары вакытында кан куера. Шуңа күрә көненә 1,5–2 литр чиста су эчүне гадәткә кертегез.
– Контраст душ керегез. Ул кан тамырларын тонуста тотарга ярдәм итә.
– Туклануга да игътибар бирергә кирәк. Бу чорда күпләп яшелчә, җиләк-җимеш ашау, балык ризыклары, төрле ярмаларга өстенлек бирү хәерле. Витаминнар эчү дә комачауламас.
– Бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп торыгыз.
– Магнит давыллары котырган көннәрдә үлән чәйләре эчү дә комачауламас. Мелисса, бөтнек, арыслан койрыгы (пустырник) үләннәреннән ясалган чәй аеруча яхшы тынычландыра.
– Магнитлы көннәрдә самолетта очарга, метрода, җәмәгать транспортында йөрергә киңәш ителми. Беренчеләре кан басымын уйната, җәмәгать транспортында исә, һава җитмәү сәбәпле, хәлегез китәргә мөмкин.
– Йокы режимын да җайга салырга кирәк. Соң йокларга яткан кеше төнлә бүленеп чыга торган гормоннарга кытлык кичерә. Организм көчсезләнә. Ахыр чиктә, кеше магнит давыллары йогынтысына да җиңел бирешә.
– Мондый көннәрдә кешенең игътибарлылык дәрәҗәсе 3–4 тапкыр түбәнәя. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Матбугат.ру сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев